Авыргазы районының Яңа Тимешкә авылында 32 ел гомерен өлкән яшьтәгеләргә багышлаган Илфира Акунаева турында шулай диләр.
Алар белән очрашкан саен җәмгыятьтә шушы һөнәр ияләреннән дә шәфкатьлерәк, игелеклерәк, рәхимлерәк кеше булмавына тагын бер кат инанам. Һәрберсе ягымлы һәм мөлаем, ачык йөзле һәм якты карашлы. Шулай булмаганда, бу авыр хезмәтне үтәп тә булмыйдыр. Ул үз-үзеңне аямыйча эшләү, ихлас күңелдән кызгану, сизгерлек һәм түземлек таләп итә.
Социаль хезмәткәрләр дип йөртәләр аларны. Ә чынлыкта — табиб та, психолог та, ки-беттән азык-төлек кайтаручы да, аш пешерүче дә, йорт караучы да, җыештыручы да, чүп утаучы да, мунча кертүче дә. Икенче төрле әйткәндә, өлкән-нәрнең җанын дәвалаучылар, аларны юатучылар, җылытучы-лар.
Авыргазы районының Яңа Тимешкә авылында шундый бер фәрештә белән очраштым. Илфира Акунаева 32 ел гомерен шушы хезмәткә багышлаган. Аның шифалы куллары җылысын бик күп карт-карчыклар тойган, яраткан, тырышлыгы бик күпләрне якты дөньяда озаграк яшәткән, бакыйлыкка да ипләп, кадерләп озаткан.
Бүген Илфира 17 өлкән яшьтәге кешене карый. Үз авылында гына булса бер хәл, якындагы ике авыл картлары да аның карамагында. Кар дими, буран дими, көн дә юлда, көн дә алар янына ашыга ул. Ыжгыр җилләрдә, койма яңгырларда ире Әлфир ярдәмгә килә, машинасы белән илтә һәм алып кайта. Өлкән кеше еш чирли, егылып та китә, имгәнә дә. Шундый очракларда Илфира аларны өенә алып кайтып карый. Без килгәндә аның җыйнак, ямьле, нурлы өендә 84 яшьлек Мария Фәезова яши иде. Ул, егылып имгәнгәннән соң, урын өстенә калган. Бер улы бар, анысы да Мәскәүдә. Аның кайтканын көтә-көтә гаҗиз булган Мария апабыз сигез ай инде Илфира карамагында. Тагы да биредә Илфираның 85 яшьлек бианасы яши. Ике бүлмәдә яткан карчыкларны һич зарланмый, ялыкмый, сукранмый карый ул.
Иртән аларны юындырып, ашатып-эчереп алганнан соң, калганнары янына ашыга Илфира. Шуларның берсе — 84 яшьлек Бәйзә Ялалетдинова янында без дә булдык. Әбиебез шушы авылда туып-үскән, тормыш корган, алты балага гомер биргән. Бүгенге көнгә өчесе исән. Берсе гаиләсе белән шушы авылда яши. Ләкин барыбер нинди генә йомышы килеп чыкса да, хәле авыраеп китсә дә, иң элек Илфираның телефонын җыя Бәйзә апа.
— Ул булмаса, бар да бетә, тормыш туктала. Әл дә Илфирабыз бар. Духтыр да ул, кибеттән азык-төлек, кирәк-ярак алып кайтучы да, ашатучы да, мунча кертүче дә. Үзем мунча ягалмыйм инде, үзенә алып барып юындыра, — ди әбекәй.
Әле егылып, кулын каймыктырган, ул шешеп чыккан. Иртәгә үк табибка барабыз, ди Илфира. “Без һәркөнне шулай йөрибез, әбиләр янына барып кайткач та, аларның документлары белән чыгып китәбез. Почтага, медпунктка, кибеткә — көне буе кайда гына булмыйбыз. Эшне бетереп кайткач та, хәтта төнлә дә шалтыратучылар бар. Башка ярдәм сорардай кеше-ләре юк бит аларның. Кеше-нең хәленә керә белмәсәң, безнең эштә эшләп булмый”, — ди Илфира ханым.
Әле бит йорт эшләре, гаилә әгъзалары да бар. Тормыш иптәше белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, инде дүрт оныкларын сөяләр. Ихата тулы мал. Карап кына җитеш. Ләкин барыбер әбиләр — беренче урында.
Илфираның алар белән сөйләшүен күзәтеп торганнан соң, бу эштә киң күңелле, олы йөрәкле, сабыр кешеләр генә эшли ала дигән фикерем тагы да ныгыды. Социаль хезмәткәрләр көннәр буе кеше белән аралашырга зар-интизар булган, ялгызы тилмергән кешеләр өчен терәк тә, таяныч-юаныч та, сердәш-киңәшче дә.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.
Авыргазы районы.