11 июньдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия көне алдыннан республика Профсоюзлары федерациясенең филиаллар җитәкчеләре белән очрашты.
Төбәк җитәкчесе хезмәт коллективлары тормышында профсоюзларның мөһим роль уйнавын билгеләп үтте һәм Русия Президенты Владимир Путинның 2021 ел ахырына кадәр эш белән тәэмин итүнең пандемиягә кадәрге дәрәҗәсенә кайту йөкләмәсе турында искәртте.
- Коронавируска каршы көрәшнең катлаулы чорында без сезнең белән икътисадыбызга бөтен көчебез белән ярдәм иттек. Былтыр республикада рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны артты, әмма без аны быел киметә алдык. Хәзер бездә вакансияләр саны эшкә мохтаҗлар саныннан артып китә, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. – Хезмәт хакы үсүгә ирешергә кирәк. Бу - безнең уртак бурыч.
Профсоюзларның төп миссиясе - хезмәт кешесен яңа икътисади шартларда яклау. Моның өчен производствода инновацияләр, аерым алганда, роботлаштыру, яңа һөнәрләр барлыкка килү артыннан өлгерергә кирәк. Без үз ягыбыздан яңа эш урыннары булдыру белән шөгыльләнәбез.
Радий Хәбиров профсоюзларның төбәк федерациясен республиканың иҗтимагый-сәяси киңлегендә үзе турында активрак белдерергә чакырды. Башкортстан Башлыгы шулай ук хәбәр иткәнчә, тиздән республика башкаласына керү юлында көтеп алынган «Уфа – хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласы барлыкка киләчәк. Ул Уфа халкын һәм кунакларын аэропорттан юл буйлап каршы алачак һәм төбәкнең визит карточкаларының берсе булачак.
Фото: Башкортстан Башлыгы