Дәүләт думасына бик яхшы тәкъдим кертелгән. Ул һәр кешегә даими рәвештә 10 мең сум акча түли башлау хакында.
Әлеге башлангычның авторлары - "Гадел Русия" фракциясе депутатлары. Алар бу яңалыкны иң башта бала үстерүче гаиләләргә кертергә тәкъдим итә. Ә арытаба инде дәүләтнең һәр русиялегә ай саен 10 мең сум түләп баруын чынбарлыкка әйләндерү зарур, ди алар.
Әлеге 10 мең сумның кешенең кеременә һәм кайдадыр эшләү-эшләмәвенә бәйсез рәвештә түләнүе фарыз, ди "Гадел Русия" әгъзалары.
Бу башлангыч тормышка ашса, ел саен аны түләү өчен дәүләт казнасыннан 18 триллион сумга якын акча бүләргә кирәк булачак.
Русиянең атказанган икътисадчысы Владимир Гришин әлеге тәкъдим уңаеннан үз фикерләрен белдергән. Аның әйтүенчә, бүгеннән үк мондый түләү кертүне ил казнасы күтәрә алмаячак. Ә менә Русиянең Исәп палатасы җитәкчесе Алексей Кудрин, киләчәктә һәр русиялегә мондый база керемен түләү тормышка ашмас проект түгел, бары тик финанслау планын төгәл исәпләп чыгару кирәк, дигән.
Фото: inivanteevka.ru