Мондый тәкъдимне «Бердәм Русия» партиясенең XX съездының пленар утырышында Русиядә Бала хокуклары буенча вәкил Анна Кузнецова җиткерде.
Әби-бабайлар өчен «декрет түләүләре» булдырырга кирәк, алар да балалар белән булышалар.
Әби-бабайларга «декрет түләүләре» исәпләргә тәкъдим иттеләр. "Русиядә булган гореф-гадәт - безнең әби-бабаларыбызның гаиләләрне тәрбияләүдә ярдәме турында әйтми калалмыйм. Ни өчен аларга ярдәм итмәскә һәм бу чорда әби-бабайларга түләмәскә?» — дип белдерде омбудсмен.
Кузнецова фикеренчә, бу яшь гаиләләр өчен яхшы ярдәм булыр иде. Шулай ук ул Ана капиталы күләмен арттырырга тәкъдим итте.
Омбудсменның: "Ана капиталы, безнең карашка, үсәргә, аның формалары киңәйтелергә тиеш», — дигән сүзләрен РИА «Новости» китерә.
Моннан тыш, Кузнецова ата-аналар балаларын тәрбияләүгә биргән елларны хезмәт стажына кертергә тәкъдим итте.
Фото: teamnail.ru