+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
22 июнь 2021, 13:30

Башкортстанда күбрәк!

Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров Президиум утырышын үткәрде, анда республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова чыгыш ясады.

Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров Президиум утырышын үткәрде, анда республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова чыгыш ясады.

Ул күпбалалы гаиләләргә дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.

– Республика Хөкүмәте өчен күпбалалы гаиләләргә ярдәм итү - эшнең өстенлекле юнәлешләренең берсе, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров. - Беренче чиратта, сүз матди ярдәм турында бара. Биредә гаиләләргә ярдәм итүнең яңа төрләрен исәпкә алып, федераль Хөкүмәт белән эшне тәңгәлләштерергә кирәк.

2010 елгы Бөтенрусия халык санын алу нәтиҗәләре буенча республикада 46305 күпбалалы гаилә яши, аларга өч һәм аннан да күбрәк баласы булучылар керә. Башкортстан күпбалалы гаиләләрнең югары дәрәҗәсе булган Русиянең дүрт субъекты исәбенә керә. Идел буе федераль округы төбәкләре арасында республика күпбалалы гаиләләр буенча беренче урында тора. Ел саен өченче бала булып, һәм аннан соң туучыларның саны арта. 2005 елда ул туучыларның гомум саныннан 13,5 процент тәшкил итсә, 2020 елда өченче һәм аннан соңгы бала туу шул тәртиптә 28,8 процент тәшкил иткән һәм, 2005 ел белән чагыштырганда, 15,3 процентка арткан.

2021 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча, өченче һәм аннан соңгы яңа туган балалар саны, 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 11 процентка арткан.

– Гомумән алганда, республикада балалар тәрбияләнә торган гаиләләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен 30дан артык пособие һәм социаль ярдәм чаралары бирелә, - диде Ленара Иванова. - Безнең министрлык линиясе буенча күпбалалы гаиләләргә пособиеләр һәм дәүләт ярдәме чараларын түләүгә юнәлтелгән акча күләме шактый. Әйтик, 2017 елда әлеге максатларга якынча 894 миллион сум юнәлтелгән булса, 2020 елда - 1 миллиард сумнан артык.

Фото: shtrafsud.ru


Читайте нас: