+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
22 июнь 2021, 13:35

Элекке тоткыннар эш сорый

Башкортстанда быел 176 элекке тоткын дәүләткә эшкә урнашуда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Башкортстанда быел 176 элекке тоткын дәүләткә эшкә урнашуда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Беренче кварталда 57 кеше эш тапкан. Төбәк Хөкүмәте мәгълүматларына караганда, эшкә урнашу дәрәҗәсе 32,4 процент тәшкил иткән, бу узган елгыдан шактый артыграк — 2020 елда 181 кеше эшкә урнаштырылган, ягъни элекке тоткыннар санының 28,5 проценты.

«Республиканың барлык халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә гражданнарга, шул исәптән иректән мәхрүм итү урыннарыннан кайтучыларга, эш эзләүдә планлы рәвештә һәм даими эш алып барыла. Кешеләргә тиз арада адаптация үтәргә һәм социальләштерүгә вакытлыча мәшгульлекне оештыру, шул исәптән җәмәгать эшләренә вакытлыча эшкә урнашу, төбәк хезмәт базарындагы хәл турында мәгълүмат бирү кебек чаралар ярдәм итәргә тиеш. Эшсез гражданнарны актив рәвештә эш эзләү, резюме төзү, эш бирүче белән эшлекле әңгәмә үткәрү, үзпрезентацияләү күнекмәләренә өйрәтәләр", - дип хәбәр итте Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников.

Холык төзәтү колониясеннән азат ителгән кешеләр өчен төбәктә һөнәри юнәлеш бирү, курслар оештыру белән әлеге министрлык һәм Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте белгечләре шөгыльләнә. Шушы ук максатларда «Башкортстан республикасының киләчәк командасы» порталы да булдырылган.

Элекке тоткыннарга профконсультантлар ярдәм итә. Алар үз-үзеңне тоту стратегиясен билгели, шәхси ресурсларны бәяли.

Шулай ук хөкем ителүчеләр өчен мобиль мәшгульлек үзәкләре оештырыла. Төбәктә андыйлар унау. Алар аша 166 кеше үтте инде.

Фото: правительстворб.ру


Читайте нас: