+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
29 июнь 2021, 10:30

Пенсионерлар сәяхәттә!

Шул көннәрдә Кырмыскалы пенсионерлары республикабызның “энҗеләре” белән якыннан танышырга мөмкинлек бирүче “Башкортстан озын гомерлелеге. Туризм” проекты чикләрендә Уфа шәһәренең истәлекле урыннарына сәфәр кылды.

Шул көннәрдә Кырмыскалы пенсионерлары республикабызның “энҗеләре” белән якыннан танышырга мөмкинлек бирүче “Башкортстан озын гомерлелеге. Туризм” проекты чикләрендә Уфа шәһәренең истәлекле урыннарына сәфәр кылды.

Халыкны социаль хезмәтләндерүгә махсуслашкан һәм коммерция карамагында булмаган “Таң” оешмасы җитәкчесе Людмила Дмитриева билгеләвенчә, бу сәфәргә алар алдан әзерләнгән. Иң тәүдә https://долголетие.соцтуризмрб.рф/ сайтында теркәлергә һәм заявка бирергә кирәк. Бу эштә алар сәфәргә җыенучыларга да ярдәм итә.

Шунысы куанычлы: якын гына торган Уфа шәһәренә барырга теләүчеләр бихисап булган. Бу юлы районыбызның төрле авылларында яшәүче апа-абыйлардан 25 кеше җыелган. Прибельский авылының ветераннар ансамбле тулы составы белән барып, сәфәргә тагын да ямь өстәгән һәм юлдашларының кәефен күтәргән.

Ә Уфа шәһәренең матур һәм истәлекле урыннары, әлбәттә, бихисап. Өлкәннәр бу юлы шул матурлыкны иркенләп карый, тарихы белән якыннан таныша алды.

Сәфәрләре Агыйдел буйлап катерда йөрүдән башланган. Аннары 80 ел элек нигез салынган ботаника бакчасына барганнар. Ә бакча - өлкәннәрнең яраткан урыны дисәң дә ялгыш булмас. Мондагы үсемлекләр, агачлар һәм чәчәкләрнең төрлелегенә һәм матурлыгына һәрберсе хәйран калып, сокланып карап йөргән. Аннары шәһәр буйлап экскурсия ясаганнар: Дуслык монументы, Аксаков исемендәге бакча, Салават Юлаев һәйкәле...
Уфаның тарих музеенда да кунакларны көтеп алганнар. Биредә дүрт экспозиция залы эшли, аларда башкалабызның барлык үсеш тарихы күрсәтелгән.

Башкалага сәфәр һәркемнең күңелендә яхшы тәэссоратлар гына калдырган. Бу көнне алар бик озак сагынып искә алыр әле...

Фото: Людмила Дмитриева.
Читайте нас