Аны Русия Хөкүмәте Премьер-министры игълан итте.
Русия Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин авыл пенсионерларына кагылышлы фәрманга кул куйды. Анда, авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эшләгән гражданнар, авыл җирендә яшәүләрен дәвам иткән очракта гына түгел, шәһәргә күчкәндә дә пенсиягә өстәмә акча ала алачак, диелгән.
Русиядә авыл җирендә озак еллар эшләгән өчен страховка пенсияләренә өстәмәләр 2019 елдан түләнә башлады. Аларны 500дән артык һөнәр вәкилләре, шул исәптән агрономнар, тегермәнчеләр, умартачылар, ветеринария табиблары, технологлар, геодезистлар, механизаторлар, инженерлар, шоферлар, энергетиклар ала.
Мондый түләү алуның шарты бар иде: пенсионер авыл җирендә яшәвен дәвам итәргә тиеш. Шәһәргә китсә, ул мондый өстәмә түләүдән мәхрүм ителде.
Бу гаделсезлеккә быел февральдә ил Президенты Владимир Путин Дәүләт думасында фракция җитәкчеләре белән очрашу вакытында игътибар итте. Шуннан соң законнарга үзгәрешләр кертү өчен тиешле йөкләмәләр бирелде.
Хәзер исә авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эшләгән гражданнар, авыл җирендә яшәүләрен дәвам иткән очракта гына түгел, шәһәргә күчкәндә дә пенсиягә өстәмә акча ала алачак.
Фото: gazeta-pensioner.ru