Русиядә эшсезлек 5,9 процентка кадәр арткан. Бу хакта Президент Владимир Путин "туры элемтә" вакытында хәбәр итте.
Дәүләт башлыгына сорау белән Төмән өлкәсендә яшәүче ханым мөрәҗәгать итте. 51 яшьлек хатын дүрт ел инде эшкә урнаша алмавын белдерде. Ул өлкән яшьтәге кешеләргә эш табу бик авыр булуы турында зарланды.
Путин билгеләп үткәнчә, хезмәт базары мәсьәләсе – дәүләтнең төп мәсьәләләреннән берсе. Төмән өлкәсе үсеш буенча төбәкләр арасында лидерлар рәтендә, һәм властьлар эшсезлеккә игътибар итәргә тиеш.
Президент сүзләренчә, пандемия чорында эшсезлек дәрәҗәсе 4,6-4,7-5,9 процентка арткан, әмма "акрынлап түбәнгә төшә".
"Хөкүмәт алдында кризиска кадәр дәрәҗәгә чыгу бурычы тора, ягъни 4,6-4,7 процентка, һәм бездә мондый тенденция, Ходайга шөкер, күзәтелә башлады, аны саклап калырга кирәк", – диде ул.