Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова безнең республикада хезмәт ветераннарының нинди ярдәм чаралары алуы турында сөйләде.
- "Хезмәт ветераны" ташламалы категориясе "Ветераннар турында" Федераль закон белән билгеләнгән, ә менә социаль ярдәм чараларын һәр субъект мөстәкыйль билгели. Һәм безнең республикада 1994 елда ук "Сугыш, хезмәт һәм Кораллы Көчләр ветераннары турында" Закон кабул ителде, ул барлык категорияләрне, барлык социаль ярдәм чараларын билгели.
Хезмәт ветераннарына республикада ай саен акчалата түләү һәм торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча айлык акчалата компенсация кебек социаль ярдәм чаралары билгеләнгән. Әйтергә кирәк, Башкортстан Республикасы законнары "Хезмәт ветераны" статусыннан мәхрүм итүне күздә тотмый, әмма социаль ярдәм чараларын бирү туктатылырга мөмкин ике очрак бар. Беренчесе - башка төбәккә күченү, икенчесе - кеше башка нигез буенча статус алганда, мәсәлән, "Инвалид". Һәм анда социаль гарантияләр дәрәҗәсе югарырак булганлыктан, кеше башка статус буенча ярдәм чаралары алырга карар кыла. Бер үк вакытта ике нигез буенча социаль ярдәм чараларын алу каралмаган.
Моннан тыш, безнең республикада Башкортстан территориясендә даими яшәүче һәм озак вакыт дәвамында хезмәт законнарын бозмыйча эшләгән халык өчен бүләкләнү сыйфатында өстәмә категорияләр кертелде: "Пенсия таныклыгында ташламаларга хокукы булган хезмәт ветераны" һәм "Озак сроклы эш стажы булган хезмәт ветераны" (хатын-кызлар өчен 35 ел һәм ирләр өчен 40 ел), - дип белдерде Ленара Иванова.
Фото: Башинформ