Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова төбәктә 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен түләүләрнең ничек билгеләнгәнлеген аңлатты.
- Әстерхан өлкәсендә яшәүче бер ханым Президентның игътибарын шуңа юнәлтте: төбәктә түләү билгеләгәндә ата-аналарның 12 ай дәвамында керем алуы таләп ителә. Башкортстан Республикасы норматив-хокукый актларында мондый таләпләр аныкланмаган. Һәм исәп-хисап чорында түләү хокукын билгеләү өчен (ә бу гариза бирер алдыннан 4 айга алда торган 12 ай) бер генә ай булса да эшләү җитә, - дип билгеләп үтте министр.
3-7 яшьлек балалар өчен пособие билгеләргә мөрәҗәгать итүчеләргә махсус ресурс ярдәм итәчәк. Ул Республикага идарә итү үзәге тарафыннан министрлык белән берлектә эшләнгән.
"Telegram" мессенджеры платформасындагы яңа чат-бот халыкка пособиеләр алу шартлары турында белергә ярдәм итәчәк, түләүләр күләме турында сөйләячәк һәм гаиләнең социаль ярдәмгә исәп тота алуы турында хәбәр итәчәк.
Онлайн-консультантның җаваплары социаль челтәрләрдәге иң популяр мөрәҗәгатьләрне анализлау нигезендә әзерләнгән.
Агымдагы елның 1 апреленнән 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балага пособие бирүнең яңа кагыйдәләре гамәлдә. Республиканың 38 меңнән артык гаиләсе үзгәргән шартлар буенча түләүне ала инде, аларның 28 меңнән артыгы — максималь, яшәү минимумына тиң күләмдә.
Фото: Башинформ