+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
4 июль 2021, 21:55

Бәхетле картлык – имин картлык!

Авыргазы районында өлкән яшьтәге кешеләрне тәрбиягә алу тәҗрибәсе уңышлы кулланыла.

Авыргазы районында өлкән яшьтәге кешеләрне тәрбиягә алу тәҗрибәсе уңышлы кулланыла.
Бу дөньяның иң әче хәсрәтен күрүчеләр картайган көннәрендә ялгызы яшәгән әби-бабайлардыр. Яшьлегеңдә әле аның авырлыгын бик тоймыйсың, көндәлек эшләр белән гомер үтә. Ә менә картайгач җаннарны өзгәли инде бу колакларны ярырлык тынлык. Ялгыз калган өлкән кешеләрне дәүләт ярдәменнән ташламый.
Республикада социаль хезмәткәрләр аларны өйләренә барып тәрбия кыла. Ялгызы яши алмаганнары картлар өчен социаль учреждениеләргә урнаштырыла. Ә инде кайбер бәхетлеләрен нинди дә булса гаилә карауга ала.
Республикада мондый хезмәт 2017 елда эшли башлады. Авыргазы районында шушы чорда 13 өлкән яшьтәге кеше гаиләгә карауга алынган. Шуларның берсе —Толбазы авылында яшәүче Галимовлар гаиләсе. Алар 90 яшьлек инвалид Әсгфар Кәүсәровны сыендырган.
Балачактан сәламәтлеккә туймаган Әсгфар Кушнаренко районының Бәйкәй авылында туып-үскән. Әтисе сугышта үлгән, малай әнисе тәрбиясендә үскән. Исеме Әсгфар булса да, туганнары аны Рафаил абый дип йөрткән. Зилина ханымның әтисе ягыннан ерак кына туган ул.
— Мин үзем дә Бәйкәй авылы кызы. Рафаил абыйны бәләкәй чактан беләм. Сәламәтлегендә кимчелекләр булу сәбәпле, ул өйләнмәде, әнисе үлгәч ялгыз дөнья көтте. Колхозда эшләде. Олыгайгач аны картлар йортына илткәннәр иде. Өч ел элек барып алдык. Кызганыч бит, ерак кына булса да туган, — ди Зилина ханым.
Яшь чагында бик чос, үҗәт кеше булган Рафаил абый. Гармунда уйнаган, җырлаган. 90 яшен тутыруга карамастан, бүген дә гармунын еш кулына ала. Үзе һәрвакыт ачык йөзле, ихлас кеше. Без килгәч тә һич тартынмыйча яшьлек көйләрен яңгыратты. Әлбәттә, үткән еллар йөзенә буразналар салган, беләктән көч киткән, хәрәкәтләр салмакланган, ишетү сәләте дә кимегән. Шулай да хәтере яхшы, кайчагында йорт эшләрендә дә ярдәм итә, каз-үрдәк көтә.
Зилина белән Илһам Галимовлар ике кыз үстергән, инде дүрт оныкларын сөяләр. Бер кызлары гаиләсе белән туган йортында яши. Алар өчен Рафаил абый – бабакай. Карт кешенең төрле чагы була, ләкин Галимовлар гаиләсендә аңа кырын караш юк. Үз картәни-картәтиләрен сыйдыра алмаган гаиләләр арткан бер вакытта, менә шундый изгелек һәм шәфкатьлелек үрнәге күрсәтә бу гаилә.
Йортта бабайның үз бүлмәсе бар. Бер кешегә комачауламаска тырышып, кояш белән бергә уянып, тышта йөрергә ярата Рафаил абый. Тамагы тук, өсте бөтен, янында туганнары өлтерәп тора, картайган көнендә кешегә тагын ни кирәк!
Читайте нас: