+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
6 июль 2021, 08:40

Оксанага ярдәм итик!

Кушнаренко районы хакимияте башлыгы Руслан Гыйззәтуллин социаль челтәрләрдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Кушнаренко районы хакимияте башлыгы Руслан Гыйззәтуллин социаль челтәрләрдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Ул Кушнаренко авылыннан алты бала әнисенә ярдәм итүләрен үтенә. Аңа Оксана Мансурова үзе мөрәҗәгать иткән. Ул хәзер бик авыр хәлдә булуын әйтә, аның үз торагы юк, ә фатир хуҗасы ашыгыч рәвештә чыгарга сорый икән.

«Бүген мин Оксана янына бардым, һәм без аңа ничек ярдәм итәргә мөмкин булуы турында сөйләштек. Оксана вакытлыча эшли алмый, чөнки иң кечкенәләре балалар бакчасына йөри. Алты бала анасы буларак, ул "биш һәм аннан да күбрәк бала" категориясендә торак алу өчен социаль түләү алу хокукына ия. Хәзер безнең белгечләр эшне башлап җибәрде һәм аңа торакка мохтаҗ дип тану өчен кирәкле документлар пакеты җыярга ярдәм итә.

Оксанага түләүне рәсмиләштерергә ярдәм итәчәкбез. Аның балаларына өстәмә белем бирү учреждениеләрендә секцияләргә һәм түгәрәкләргә йөрү мөмкинлеге булдырылды. Кушнаренко районында яшәүчеләргә зур үтенеч белән мөрәҗәгать итәм: әйдәгез, Оксанга Кушнаренко авылында, яки якын-тирә авылларда торак табарга булышыйк, шәхси йорт булса, яхшырак. Аның элемтә өчен телефоны: +7 967 87-86-186. Чит бәлагә битараф калмагыз", - дип мөрәҗәгать итте район һәм республика халкына Руслан Гыйззәтуллин.

Фото: башинформ
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: