+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
6 июль 2021, 14:00

Социаль хезмәткәрләргә – велосипед

Бүген “Изге йөрәк” халыкны социаль хезмәтләндерү үзәгенең Кырмыскалы бүлекчәсендә үзенчәлекле тантаналы чара узды: 25 елдан артык эшләгән социаль хезмәткәрләргә велосипедлар тапшырылды.

Бүген “Изге йөрәк” халыкны социаль хезмәтләндерү үзәгенең Кырмыскалы бүлекчәсендә үзенчәлекле тантаналы чара узды: 25 елдан артык эшләгән социаль хезмәткәрләргә велосипедлар тапшырылды.

Мондый бүләккә Кырмыскалы районында ике социаль хезмәткәр – Прибельский авылыннан Гөлнур Юлыкова һәм Үтәгәннән Минзәлә Сөләйманова лаек булдылар. Аларның икесе дә бу өлкәдә чирек гасыр эшли. Үзләре әйтүенчә, эшләрен яратып, күңел биреп башкаралар. Шуңа бу һөнәрне сайлауларына һич кенә дә үкенмиләр. Өстәвенә, җитәкчелек тә эшләренә тиешле бәһа бирә. Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан районда эшләүче 39 хезмәткәр махсус кием алды. Менә бүгенге бүләк тә шулар рәтеннән.

Гөлнур Габдулла кызының бу өлкәдә эш башлавына ире Венер Гыйззәт улы сәбәпче була, аның киңәше буенча килә ул бу эшкә. Хәзер инде Гөлнур апа үзенең тормышын бу эшеннән башка күз алдына да китерми. Бүген аның карамагында 17 кеше: шуларның 6сы – инвалид, 4се – хезмәт ветераны. Ул аларның һәрберсе өчен өзелеп тора. Бу еллар эчендә алар үз кешеләргә әйләнеп беткән. Көн саен һәрберсенең хәлен белә, барлык йомышларын үти. Үзе әйтүенчә, зур авылда җәяү йөрү бик авыр, моңа кадәр дә берничә велосипед алыштырырга туры килгән. Менә бу бүләккә ул шатланып бетә алмый.

Үтәгән авылында яшәүче Минзәлә Баязит кызы да бүләкне җитәкчелеккә, аерым алганда, “Изге йөрәк” үзәге җитәкчесе Илһам Морзакаевка чиксез рәхмәтләрен белдереп кабул итте. "Үземнең велосипедым тузган иде. Бик вакытлы булды әле, чөнки мине авылда велосипедсыз танымыйлар",- ди ул, шаяртып.

Бу тармакка килгәнче ул үзен башка һөнәрләрдә дә сынап караган: Уфа шәһәрендәге полиграфия комбинатында, авылдагы клубта да эшләгән. Ләкин социаль хезмәткәр булу аның өчен хәзер һөнәр генә түгел, күптән тормыш рәвешенә әверелгән. Әлбәттә, эшли башлаган чорда бер дә җиңел булмаган. Өлкән кешеләр – сабый кебек, аларның һәрберсенең йөрәгенә юл табарга кирәк. Шушы вакыт дәвамында эшен яратып эшли икән, димәк, ул юлын да, җаен да тапкан. Бүген ул хезмәтләндергән 14 кеше (шуларның алтысы - инвалид) аны сагынып көтеп алалар.

- Нинди эшләре бар – барысын да эшлибез. Миңа монысы тиеш түгел дип торган юк. Шул ук вакытта эштән арысаң да, күпләреннән күңел җылысы алып, киңәшләрен тыңлап, рәхмәт сүзләре ишетеп кайтабыз. Бу һөнәрне юкка гына сайламаганмын икән, дисең, - ди социаль хезмәткәрләр.

Әлбәттә, өлкәннәрнең рәхмәт сүзләрен ишетеп, мондый бүләкләр алып эшләү – үзе зур куаныч бит.

Фото: Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: