+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
7 июль 2021, 12:35

Башкортстанда 2024 елга инвалидлар өчен 30 үзәк ачу планлаштырыла

Башкортстанда уздырыла торган социаль-тернәкләндерү мәсьәләләре республика Хөкүмәте утырышында каралды, аны Премьер-министр Андрей Назаров үткәрде.

Башкортстанда уздырыла торган социаль-тернәкләндерү мәсьәләләре республика Хөкүмәте утырышында каралды, аны Премьер-министр Андрей Назаров үткәрде.

Ул искә төшергәнчә, 2020 елның февралендә Русия Президенты Владимир Путин төбәкләргә гаиләләр белән социаль-тернәкләндерү системасын үстерергә күрсәтмә биргән.

- Әлеге эш өчен дәүләт учреждениеләрен генә түгел, шушы юнәлештә махсуслашкан коммерция карамагында булмаган оешмаларны да җәлеп итәргә кирәк. Инвалидлар өчен файдалы көндезге мәшгульлек үзәкләре булдыру республика Хөкүмәтенең 2024 елга кадәр үз вәкаләтләре вакытына кертелгән. Нәкъ менә шул вакытка республикада кимендә 30 шундый үзәк барлыкка килергә тиеш, - дип билгеләде Андрей Назаров.

Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова сөйләвенчә, бүгенге көндә Уфа шәһәрендә үсештә менталь тайпылышлар булган кешеләр өчен мөстәкыйль яшәү күнекмәләренә өйрәтү буенча ике укыту-тренировка фатирлары эшләп килә. Монда алар көн режимы буенча тормыш оештыруга, транспортта мөстәкыйль йөрүгә, ризык әзерләүгә, әйберләрне карауга һәм башка файдалы күнекмәләргә өйрәнә. 2019 елда һәм 2021 елның 1 яртыеллыгында мондый дәресләрне 200дән артык бала һәм үсмер узган.

Ленара Иванова ассызыклаганча, республикада менталь инвалидлык булган балаларны тәрбияләүче гаиләләр белән социаль-тернәкләндерү эше системасы булдырылган. Ел саен уздырыла торган эшнең сыйфатын яхшырту чаралары күрелә.

Фото: pravitelstvorb.ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: