+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
8 июль 2021, 13:20

10 меңне кайчан бирә башлыйлар?

Гаризалар 15 июльдән кабул ителәчәк.

Гаризалар 15 июльдән кабул ителәчәк.

Мәктәп яшендәге балаларга бер тапкыр бирелә торган 10 мең сумны түләү 16 августтан башлана, дип хәбәр итә ТАСС Русия хезмәт һәм социлаь яклау министры Антон Котяков сүзләренә сылтама белән.

Аның сүзләренә караганда, бер тапкыр бирелә торган түләүгә гаризалар кабул итү 15 июльдән башлана. Түләүне алучылар арасында - алты яшьтән 18 яшькә кадәр балалар, шулай ук 18 яшьтән өлкәнрәк сәламәтлекләре буенча чикләүләр булган, мәктәптә укуларын дәвам итүче укучылар.

Алты яшьлек балаларның барысы да, шул исәптән, быел ниндидер сәбәпләр аркасында мәктәпкә бармаска мөмкин булганнарны да кертеп, түләүне алачак.

"Акча түләүне без август уртасында, 16 августтан башларга планлаштырабыз, ягъни уку елы башланырга ике атна кала, - дип хәбәр итте министр Русия Президенты Владимир Путинның Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәсендә. - Уку елы алдыннан мондый ярдәм чарасы 20 миллионнан артык балага күрсәтелер, дип планлаштырыла, федераль бюджет чыгымнарының гомум күләме 204 миллиард сум тәшкил итәчәк”.

Фото: "ratatum.com"
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: