+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
11 июль 2021, 19:10

Ялгызкаенның нурлы әбекәсе

"Улларымнан уңдым”, — ди бөркет кебек дүрт егет үстергән Зәкия апа Абдуллина.

Ялгызкаенның нурлы әбекәсе
Ялгызкаенның нурлы әбекәсе
"Улларымнан уңдым”, — ди бөркет кебек дүрт егет үстергән Зәкия апа Абдуллина.

Каршыга йөгереп чыккан ак яулыгын чөеп бәйләгән әбекәйне күргәч тә, бу Зәкия әби булмас, дип уйладык. 90 яшьтәге әбекәй болай җил-җил йөри алмас кебек иде. Ялгышканбыз. Зәкия апа әле чәен дә куя, ашын пешереп улын эштән дә көтеп тора, йорт-җирен дә карый. Һәм һәрвакытта да аның йөзендә нур балкый.

Әйе, бу яшьтә гел елмап-көлеп кенә яшәп булмыйдыр кебек. Артта үткән гомер, ачысы да төчесе дә кичерелгән, кайгысы да, шатлыгы да булган. Тик Зәкия апа безгә бер генә тапкыр да язмышына зарланмады, сукранмады, авыр суламады.
Ул гомере буе мәктәп ашханәсендә пешекче булып эшләгән. Тормыш иптәше Равил абый шушында завхоз вазыйфасын башкарган. Тату гаиләдә дүрт бала үскән. Бүген инде Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлаган өлкән уллары Ришат Стәрлетамак дәваханәләренең берсендә баш табиб вазыйфасын башкара. Ринат — Салават шәһәрендә, Риф Гафури районы үзәге Красноусол авылында “Ашыгыч ярдәм” машинасын йөртә. Төпчеге Илдус әле әнисе янында авылда яши. Аның да язмышы медицина белән бәйле, ул — теш технигы. Бүген исә авылда янгыннан саклану бүлеге хезмәткәре йөген тарта.
1955 елда Зәкия апа Ялгызкаенга якындагы Тугай авылыннан килен булып төшкән. Равил абый белән соклангыч матур тормыш көткән алар. Кызганычка каршы, сөйгән яры, терәк-таянычы 65 яшендә генә гүр иясе булган. Әле әбекәй балалары, оныклары тәрбиясендә тыныч картлыгын кичерә. Күз тимәсен, сәламәтлеге дә зарланырлык түгел. Һәрхәлдә, Зәкия ападан бер генә зарлану сүзе дә чыкмады. Ике сүзнең берендә: “Балаларым әйбәт, улларым кызлар кебек булды, бөтен эшне башкардылар, әле дә эшләрендә мактаулылар”, — дип рәхмәт укып кына утырды.
Улы белән икесе генә дөнья көтсәләр дә, ихаталары тулы мал-туар, кош-корт, бакчаларында үсмәгән яшелчә-җимеш юк. Әлбәттә, аларны карашырга башка балалары, киленнәре, оныклары да кайта. Зәкия апа туксан яшенә җитүенә карамастан, бик хәрәкәтчән, шаян сүзле, тормыш сынауларына бирешми яшәп ята.
Авылдашлары да заманында мәктәп ашханәсендә тәмле ашлары, кабартма, бәлешләре белән сыйлаган апаны тик яхшы сүзләр белән искә ала. Алар күңеленә Зәкия апа шушы ихлас елмаюы, йөзеннән түгелгән нуры белән кереп калгандыр да.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.
Гафури районы.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: