+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
13 июль 2021, 16:08

Соңлап булса да фатир ачкычларын алдылар

Алданган дольщиклар проблемасы хәл ителде.

Соңлап булса да фатир ачкычларын алдылар
Соңлап булса да фатир ачкычларын алдылар

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча республикада төзүчеләрнең йөкләмәләрен үтәмәүдән зыян күргән гражданнарның бозылган хокукларын тергезү буенча чараларны гамәлгә ашыру дәвам итә.

Бүген Нефтекамада тантаналы шартларда төзүче "Интеграл" җәмгыяте тарафыннан хокуклары бозылган 46 гражданга фатир ачкычлары тапшырылды. Бу сөенечле вакыйганы алар алты ел көтте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Нефтекама шәһәрендә «Интеграл» җәмгыяте гамәлләреннән зыян күргән төзелештә өлешләтә катнашучы гражданнар проблемаларын хәл итү өчен беренче тапкыр төзелеш алып баручыны алыштыру юлы белән аны тәмамлау механизмы кулланылды.

«Нефтекамскстройзаказчик» проблемалы объектларны төзеп бетерүне 2019 елның җәендә башлады. Шул елның сентябрендә яңа төзүче гомум мәйданы 6090 кадрат метр булган 25нче, 28нче бистәдә 27, 28нче торак йортларны файдалануга тапшырды. Ул вакытта фатирлар ачкычларын 140 гаилә алган. Үткән елның июнендә гомум мәйданы 2 777 квадрат метр булган 29нчы торак йорт файдалануга тапшырылган, бу 63 өлешче хокукларын тергезергә мөмкинлек биргән. Бүгенге көнгә соңгы күпфатирлы йорт (№26) сафка кертелгән, аның гомум мәйданы - 10 549 квадрат метр, анда 46 граждан фатир ачкычлары алган.

Яңа төзүче оешма булган "Нефтекамскстройзаказчик"ның тырышлыгы нәтиҗәсендә шактый кыска вакыт эчендә Нефтекамада алданган 249 өлешченең хокуклары тергезелеп, дүрт йорт төзелде.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: