-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
15 июль 2021, 18:35

Павел Качкаев инвалидлар өчен Уфада экскурсия үткәрде

Бүген Уфада сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен "Уфаны ач - инвалид белән йөрү" проекты кысаларында экскурсия булды. Башкаланың истәлекле урыннары буенча ике сәгатьлек сәяхәттә 10 кеше катнашты. Алар арасында төрле нозологик төркем кешеләре бар иде. Начар ишетүчеләр өчен сурдотәрҗемәче булып Зилә Басыйрова эшләде.

Павел Качкаев инвалидлар өчен Уфада экскурсия үткәрде
Павел Качкаев инвалидлар өчен Уфада экскурсия үткәрде

Оештыручы булып “Бөтенрусия инвалидлар җәмгыяте”нең Калинин районы оешмасы рәисе, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк координаторы Наил Кәримов тора. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге чараның максаты - сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә бүгенге Уфаны күрергә мөмкинлек бирү. Катнашучылар арасында шәһәрне 20 ел күрмәгәннәр дә бар иде.

Чарада гид булып Уфаны яхшы белүче кеше - башкаланың элекке мэры Павел Качкаев чыгыш ясады. Экскурсиядә катнашучылар аңа медицина хезмәте күрсәтүгә һәм инвалидларның белем алу мөмкинлегенә кагылышлы сораулар бирә алды.

"17 ел муниципалитетта эшләвемне исәпкә алып, мин мини-экскурсия үткәрдем һәм ул вакытта булган һәм хәзер төзелүче объектлар турында сөйләдем. Шунысы гаҗәп: уфалылар шул ук Салават Юлаев һәйкәле, Конгресс-холлны төзү турында рәхәтләнеп тыңлады. Тормышның нәрсә икәнен яхшы белүче, ниндидер вак сораулар кызыксындырмаган кешеләр белән аралашу һәрвакыт кызык. Бирелгән сорауларны мин контрольгә алдым. Мондый төр проектлар булу бик яхшы, алар әлеге гражданнарга мобильрәк булырга мөмкинлек бирә", - дип ассызыклады Павел Качкаев.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: