+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
22 июль 2021, 21:05

Тегүчеләр таләп ителә

Башкортстанда ел ахырына кадәр кимендә 400 тегүчене эш урыннары белән тәэмин итәчәкләр.

Тегүчеләр таләп ителә
Тегүчеләр таләп ителә

Быел сентябрьдә Башкортстанның «Алга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисади зонасы территориясендәге Ишембай мәйданында «Аркада» эш киемнәре җитештерү буенча заманча автоматлаштырылган тегү фабрикасы ачу планлаштырыла.

Санлы программа белән идарә ителүче тегү җиһазларында 800 оператор эшләячәк. Агымдагы елда тиешле белемен арттырган 400 тирәсе тегү җиһазлары операторы эш урыннары белән тәэмин ителәчәк. Проектта катнашучылар кадрлар мәсьәләләрен республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында тикшерде.

- Проект халыкны эш белән тәэмин итүдә һәм яңа эш урыннары булдыруда, шулай ук республиканың сәнәгать потенциалын үстерүдә һәм товар җитештерүне арттыруда зур потенциалга ия, - дип билгеләп үтте Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников. - Халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт хезмәтенең уку үзәге базасында «Тегү җиһазлары операторы» программасы буенча яңа һөнәргә әзерләүне оештыру турында карар кабул ителде. Тегү фабрикасына эшкә урнашырга әзер булган 500 эш эзләүче бар.

Проектта катнашучылар - "Аркада" җитештерү берләшмәсе", Мәгариф һәм фән министрлыгы, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, Дәүләт хезмәте уку-укыту үзәге һәм Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге. Яклар арасында партнерлык мөнәсәбәтләре җайга салынган һәм үзара бәйләнешләрнең аңлаешлы схемасы төзелгән, ул программа белән идарә ителүче автоматлаштырылган машиналарны хезмәтләндерү буенча операторлар әзерләргә һәм аларны эш урыннары белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Берләшмәнең булачак хезмәткәрләре «Демография» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында белем алачак. Укыту этаплап һәм катнаш формада үткәрелә. Беренче этап барышында тыңлаучылар дистанцион рәвештә вебинар мәйданчыгында шөгыльләнәчәк (webinar.fm), икенче этап «Учалы тегү фабрикасы» базасында җитештерү практикасын күз уңында тота, ул хәзерге вакытта санлы программа белән идарә итү җайланмалары булган бердәнбер җитештерү мәйданчыгы булып тора.

Хәзерге вакытта тыңлаучылар төркемен формалаштыру бара. Проектта катнашучылар шулай ук Ишембай шәһәрендә «Аркада» өчен кадрлар сайлау һәм әзерләү мәсьәләсе буенча мәгълүмати очрашу уздырдылар. «Аркада» җитәкчелеге проект кысаларында белем алган барлык тыңлаучыларны эшкә урнаштыру бурычын үз өстенә ала.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: