-9 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
23 июль 2021, 12:10

Уфада "Сугыш чоры балалары сәгате" узды

Уфада һәр пәнҗешәмбе саен Аксаков исемендәге мәдәният һәм ял паркында Киров районының "Сугыш чоры балалары сәгате" узды. Оештыручы булып "Бердәм Русия" партиясе ярдәме белән район хакимияте тора.

Уфада "Сугыш чоры балалары сәгате" узды
Уфада "Сугыш чоры балалары сәгате" узды

Бу юлы очрашу «Уфа - хезмәт батырлыгы шәһәре» темасына узды, анда «Бердәм Русия» партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров, Уфа шәһәренең Иҗтимагый палатасы рәисе, Уфа дәүләт нефть техник университеты президенты Айрат Шаммазов, Киров районы хакимияте башлыгы урынбасары Рәфкать Умаргалин катнаштылар.

Айрат Шаммазов катнашучыларны сәламләде һәм сугыш еллары хатирәләре белән уртаклашты. Аның хикәятен башка "сугыш балалары" да хуплады, алар, үз чиратында, авыр вакытлар турында таныклыклар тапшырганда сөйләде. Бу юлы мөһим статуслы документка Киров районында яшәүче 15 кеше лаек булды.

"Икенче очрашудан соң өлкән буын безнең идеяне чараның мондый форматы буенча хуплады дип әйтергә мөмкин. Узган юлы 100гә якын катнашучы булса, бүген, һава шартларына бәйле рәвештә, якынча 60 кеше җыелды. Барысы да рәхәтләнеп аралаша, сораулар бирә, үз тарихлары белән уртаклаша, ничек эшләүләре һәм Җиңүне якынайтулары турында сөйли. Мондый очрашулар файдалы. Без мондый очрашуларга ихтыяҗ булуын күрәбез”, - дип билгеләде Рөстәм Әхмәдинуров.

Исегезгә төшерәбез, "Сугыш чоры балалары турында"гы Закон быел яз "Бердәм Русия" партиясе башлангычы белән Башкортстан Дәүләт җыелышы тарафыннан кабул ителде. Ул 1927 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәр чорда туган республика халкына «сугыш чоры балалары» статусы бирүне, медицина ярдәмен алуга өстенлекле хокук бирү, стационар социаль хезмәт күрсәтүне оештыруга чиратсыз юллама бирү, шулай ук Башкортстан Башлыгы указы белән билгеләнә торган бер тапкыр бирелә торган түләү чараларын билгеләүне күздә тота. Бүген республикада 189 меңнән артык “сугыш чоры баласы” яши.

Фото: "Бердәм Русия"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: