+19 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
28 июль 2021, 11:35

Путин түләүләренә 335 мең гариза тапшырылган

Башкортстанда 6 яшьтән алып 18 яшькәчә 650 меңнән артык бала 10 мең сум күләмендә акча алачак.

Путин түләүләренә 335 мең гариза тапшырылган
Путин түләүләренә 335 мең гариза тапшырылган
Тиешле указга Русия Президенты Владимир Путин кул куйды.
Башкортстанда түләүләрне алу өчен 486 меңнән артык балага 335 мең гариза кабул ителгән. Бу хакта Русия Пенсия фондының төбәк бүлеге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Шул ук вакытта республикада 99,4 процент гариза “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша килгән.
Ата-аналарга бу яңа түләүне алу өчен гариза тутырырга кирәкми. Мондый гаризалар Пенсия фондында булган мәгълүматлар буенча автомат рәвештә формалаштырылган һәм “Дәүләт хезмәтләре” порталында әти-әниләрнең шәхси кабинетларында урнашкан. Түләүне рәсмиләштерү өчен аларга мәгълүматның дөреслеген тикшереп, аны алга таба эшкәртүгә ризалыкны расларга гына кала.
Дәүләт хезмәтләре порталыннан тыш, гаризалар Пенсия фондының барлык бүлекчәләрендә дә кабул ителә.

10 мең сум кемнәргә биреләчәк?

2003 елның 3 июленнән 2015 елның 1 сентябренә кадәр туган балаларга (6-18 яшь);
1998 елның 3 июленнән 2003 елның 2 июленә кадәр туган балаларга (18-23 яшь), әгәр сәламәтлекләре буенча чикләүләр булса һәм мәктәптә укуларын дәвам итсәләр.
Ата-аналардан тыш, акчаны уллыкка алучылар, опекуннар һәм балаларның попечительләре алырга мөмкин.
Башкортстанда 6 яшьтән алып 18 яшькәчә 650 меңнән артык бала 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү хокукына ия. Пенсия фонды беренче түләүләрне 16 августтан күчерә башлаячак.

 
 
Фото: top4man.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: