-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
29 июль 2021, 18:24

"Кәгазь генә дә юк чаклар булды бит!.."

Туймазы шәһәре Күпфункцияле үзәге «Уртача шәһәрләр Күпфункцияле үзәкләре" категориясендәге конкурста җиңү яулады.

"Кәгазь генә дә юк чаклар булды бит!.."
"Кәгазь генә дә юк чаклар булды бит!.."

Туймазы шәһәре Күпфункцияле үзәге «Уртача шәһәрләр Күпфункцияле үзәкләре" категориясендәге конкурста җиңү яулады.

Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдә хәбәр итә.

"Күпфункцияле үзәкләрдә хәтта кәгазь җитмәгән вакытлар да булды, принтерсыз үзәкләр дә бар иде. Ә бирегә килүче кешеләргә сәгатьләр буе чиратларда торырга туры килде...

Кыска гына вакыт эчендә бик зур эш башкарылды. Без штат тупладык, хезмәткәрләрне укыттык, офисларны ремонтладык. Хәзер безнең КФҮ офислары күрсәтелә торган хезмәтләрнең төрлелеге, эш графигының уңайлылыгы, санлаштыру дәрәҗәсе белән аерылып тора. Моны халыкка уңайлы хезмәт күрсәтү планында зур алга китеш дип саныйм.

Кешеләр белән эшләү җиңел түгел, әмма бик кирәк. Туймазы КФҮ командасын зур уңышлары белән котлыйм!" - дип яза челтәрдә республика җитәкчесе.

Фото: "ВКонтакте"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: