-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
29 июль 2021, 08:55

Түләүләр 2 августтан башланачак

Русия Президенты Владимир Путин гаиләләргә түләүләрне 2 августтан башларга кушты.

Түләүләр 2 августтан башланачак
Түләүләр 2 августтан башланачак
Бу ата-аналар балаларны яңа уку елына әзерләргә өлгерсен өчен эшләнде.

Сүз 6 яшьтән 18 яшькә кадәр мәктәп укучыларына 10 мең сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган акча турында бара. Мөмкинлекләре чикле кешеләргә акча, әгәр алар бу яшьтә мәктәптә укуларын дәвам итсә, 23 яшькә кадәр бирелергә тиеш,

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында аңлатуларынча, система инде әзер, акча бар.
 
Укучыларның ата-аналарыннан тыш, түләүләрне уллыкка алучылар, опекуннар һәм попечительләр алырга мөмкин. Республикада «Путин түләвенә» 650 меңнән артык бала хокуклы.

фото: башньюс

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: