31 июльдә “Вся Уфа” телеканалында “Сәламәт Уфа” акциясе үтәчәк.
Туры эфирда алып баручылар республикабызның шифаханәләренә 14 көнлек юллама белән бүләкләнүче 22 җиңүчене ачыклаячак.
Юлламалар уйнатуда “Торатау” конгресс-холлында вакциналанаучылар катнаша ала.
Уйнату да шушы мәйданчыкта узачак.
Юлламалар уйнатуның дөрес оештырылуын махсус комиссия күзтәчәк.
“Сәламәт Уфа” акциясенең туры эфиры “Вся Уфа” телеканалында 10:30 сәгатьтә башланачак.