-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
31 июль 2021, 09:35

Кузнецов затонында балалар бакчасы һәм биш юл төзеләчәк

10 августка кадәр Кузнецов затоны бистәсенең күпфатирлы йортларында барлык дефектлар да бетерелергә тиеш. 30 июльдә мондый йөкләмәне әлеге йортларның торак төзелешен үстерү фонды төзүчеләренә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Рәиф Абдрәхимов шушы йортларда яшәүчеләр белән очрашуда бирде. Оешма үз йөкләмәләрен гарантия сроклары кысаларында үтәргә тиеш.

Кузнецов затонында балалар бакчасы һәм биш юл төзеләчәк
Кузнецов затонында балалар бакчасы һәм биш юл төзеләчәк

Микрорайонда яшәүчеләрнең проблемалары турында фикер алышуда Киров районы хакимияте башлыгы Илвир Нурдәүләтов, Дәүләт думасының Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча комитеты рәисе урынбасары Павел Качкаев, Башкортстанның Торак төзелеше үсеше фонды генеральный директоры Рим Якупов, Башкортстанның Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты һәм күпфатирлы йортларның идарәче оешмалары, Уфа хакимиятенең юллар һәм ясалма корылмаларны төзү, ремонтлау идарәсе, "Дортрансстрой" компанияләр төркеме, "Башгражданстрой" вәкилләре катнашты.

"Кузнецов затонында яшәүчеләр асфальт тротуарның "агып төшүенә", торак йортларны даими су басуына зарлана, алар аркасында дым барлыкка килә һәм торбалар чери, балалар бакчасы, мәктәп һәм асфальт юлларның булмавы - боларга төзүчедән гарантияле йөкләмәләргә элегрәк ирешә алмаганнар", - дип хәбәр итте Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев, ул инде аларның мөрәҗәгатьләре буенча яшәүчеләрнең проблемалары белән таныш.

Киң составтагы ачык очрашу проблемаларны хәл итү ягына этәрде. Фикер алышуда катнашучыларның барысы да 260 урынлы төзелә торган балалар бакчасында булды, анда подрядчы вәкилләре әлеге объектны төзүнең барышы турында сөйләделәр. Подрядчыга төзелеш темпларын тизләтергә һәм объектны быелның ноябренә тапшырырга кушылды. Төп бурыч - хәзер ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белән аралашуны килештерү.

Быел микрорайонда өстәмә 5 кварталара юл асфальтланачак. Район хакимияте районны төзекләндерү мәсьәләләрен дә контрольгә алды. Очрашу барышында шулай ук торак йортларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү һәм аларны карап тоту мәсьәләләре һәм микрорайонда уңайлы яшәеш аспектлары турында да фикер алыштылар.

Киров районы хакимияте.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: