+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
2 август 2021, 10:30

1 августтан пенсияләргә өстәмә билгеләнде

Кәгазьдә бар, гамәлдә юк...

1 августтан пенсияләргә өстәмә билгеләнде
1 августтан пенсияләргә өстәмә билгеләнде

Кәгазьдә бар, гамәлдә юк...

Русиядә эшләүче пенсионерларга өстәмә түләүләр 1 августта кәгазьдә генә индексацияләнә. Асылда, гражданнар бу яңа түләүләрне эштән туктаганнан соң гына алачак. Бу хакта Дәүләт думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб белдерде.

Закон нигезендә, эшләүче пенсионерларга индексация елына кимендә бер тапкыр уздырылырга тиеш. Һәм пенсионер, әгәр ул эшләп йөри торган булса, аны алмаячак. Шуңа күрә еш кына гражданнар пенсияләрне яңадан исәпләп чыгару өчен эштән китәләр дә кабаттан эшкә урнашалар. Мондый очракта, мәсәлән, стажга карап һәм отпускага киткәндә түләнә торган өстәмә түләүләр, гадәттә, югала.

Дәүләт думасы депутаты билгеләп үткәнчә, эшләүче пенсионерга өстәмә рәвештә өч коэффициенттан (пенсия баллы) артык исәпләнмәячәк, тулаем алганда, индексация якынча 300 сум тәшкил итәчәк. "Бер пенсия баллы 98 сум 86 тиен тәшкил итә, өчесе - якынча 296 сум. Мондый өстәмә де юре якынча тугыз миллион рәсми рәвештә эшләүче пенсионерга каралган", - дип өстәде ул.

Фото: Ура-ру.

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: