Бүген Русиядә мәктәп яшендәге балалар өчен 10 мең сум акча күчерелә башлаячак. Элегрәк гаиләләргә мондый ярдәм 16 августтан башланыр дип ниятләнгән иде, әмма Президент Владимир Путин түләүләрне вакытыннан алда башларга кушты. Дәүләт башлыгы, шул рәвешле ата-аналар балаларны яңа уку елына яхшырак әзерләү мөмкинлеген алачак, дип билгеләп үтте.
Ата-аналардан тыш, акчаны уллыкка алучылар, опекуннар һәм балаларның попечительләре алырга мөмкин.
Түләү, шулай ук, мәктәп программасы буенча укуларын дәвам итсәләр, инвалидларга һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 18-23 яшьлек кешеләргә дә каралган.
Якынча мәгълүматлар буенча, Башкортстанда төп гомуми белем бирү программалары буенча белем алучы 6 яшьтән 18 яшькәчә 650 меңнән артык бала 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алу хокукына ия.
Фото: башинформ