Яңалыкны республика Иҗтимагый палатасының Мәгариф, мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте, хәйрия һәм иреклелек буенча комитеты әгъзасы Святослав Дрейман шәрехләде. - Монда, минем карашка, плюслар күп. Бүген республикада 180 меңнән артык кеше фитнес-клубларда шөгыльләнә, ә бу инде 2022 елдан республика халкының 5 процентка якыны спорт белән шөгыльләнүгә сарыф ителгән акчаларын кире кайтару мөмкинлеге барлыкка киләчәк дигән сүз, - диде ул. - Салым алу белән кызыксынган кешеләр легаль клубларга барачак, анда килешү төзү мәҗбүри. Шул рәвешле эшкуарлар клиентларын югалтмас һәм алынган керемнәрдән салым түләмәс өчен үзләренең спорт бизнесын терки башлаячаклар. Бу системалы рәвештә илдә һәм республикада физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче гражданнарның өлешен арттыру драйверы булачак.
2030 елга спорт белән шөгыльләнүче кешеләр санын 70 процентка җиткерү өчен инструментлар кирәк, һәм "спорт өчен салым" - шуларның берсе. Безнең ил санлаштыру буенча дөньяда алдынгы урыннарның берсен алып тора һәм мин якын киләчәктә абонемент сатып алырга һәм "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша акча кайтаруны рәсмиләштерергә мөмкин булыр дип ышанам.
Фото: "Башинформ"