+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
6 август 2021, 11:15

Ярлылар өчен сертификатлар кертмәкчеләр...

Мондый сертификатлар кемнәргә биреләчәк?

Ярлылар өчен сертификатлар кертмәкчеләр...
Ярлылар өчен сертификатлар кертмәкчеләр...
Дәүләт думасындагы ЛДПР фракциясе депутатлары һәм сенатор Сергей Леонов Русиядә аз керемлеләр өчен азык-төлек, дару сертификатлары кертү башлангычы белән чыкты.


“РИА Новости” агентлыгы хәбәр итүенчә, бу хакта журналистларга закон проекты авторларының берсе, Дәүләт думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты җитәкчесе Ярослав Нилов сөйләгән.


Парламентарий тәкъдим иткән документтан күренүенчә, мондый сертификат уртача керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган аз керемле гаиләләр һәм ялгыз гражданнар, шулай ук авыр тормыш хәлендәге кешеләргә бирелергә тиеш.


Сертификатның номиналь бәясен яшәү минимумының 30 проценты күләмендә билгеләргә тәкъдим ителә. Тик шунысы мөһим: аның буенча азык-төлек һәм даруларны урындагы хакимиятләр белән килешү төзегән кибетләр һәм даруханәләрдә генә сатып алып булачак.

 
 
Фото: news2world.net


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: