+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
7 август 2021, 00:20

Ташламалы ипотека турында

Президент Владимир Путин шәхси йорт төзегәндә ташламалы ипотека программасы турында сөйләде.

Ташламалы ипотека турында
Ташламалы ипотека турында

Шәхси торак төзелеше (ИЖС) өчен ташламалы ипотека кертелергә тиеш, карарны инде кабул ителгән дип санарга мөмкин, дип белдерде дәүләт башлыгы "Цемикс" заводы хезмәткәрләре һәм төзүчеләре белән очрашуда.

- "ИЖС" төзелешенә ташламалы ипотекага килгәндә, әйе, моны да эшләргә кирәк дип саныйм. Хөкүмәтнең шундый йөкләмәсе бар, һәм карар инде кабул ителгән дип санарга мөмкин. Өстәвенә, бу ташламалы ипотеканы ике юнәлеш буенча кулланырга мөмкин, - торак сатып алу өчен дә, төзелеш өчен дә ",

- диде Президент.

Президент шулай ук бу очракта я юридик берәмлек, я шәхси эшкуар белән тиешле килешү төзелергә тиеш, дип өстәде.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: