+25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
10 август 2021, 11:50

Салым "вычеты" балалар спорт секцияләренә дә кагылачак

Балалары Башкортстанда спорт секцияләренә йөрүче ата-аналар 2022 елның 1 гыйнварыннан салым "вычеты" ала алачак.

Салым "вычеты" балалар спорт секцияләренә дә кагылачак
Салым "вычеты" балалар спорт секцияләренә дә кагылачак

- Һичшиксез, әлеге чараның нәтиҗәсе комплекслы булачак: физкультура белән шөгыльләнүчеләр, шул исәптән балалар арасында да, артуын көтәбез, - ди Башкортстанның спорт һәм яшьләр сәясәте министры Руслан Хәбибов. - Физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләре күрсәтә торган оешмалар да артыр дип уйлыйбыз.

Бүген республика секцияләрендә 90 меңнән артык бала һәм үсмер шөгыльләнә, ә спорт өстенлекле юнәлешләрнең берсе санала.

Гомумрусия халык фронтында да башлангычны хупладылар: монда төбәкләрдә спорт секцияләренең норматив базага кертелүен күзәтергә планлаштыралар. Шулай итеп, Гомумрусия халык фронты Үзәк штабы рәистәше, "Сириус" мәгариф үзәге җитәкчесе Елена Шмелева билгеләп үткәнчә, бу - зур программа, аны ОНФта тәгаен үстерәчәкләр.

- Без спорт барлык балалар өчен дә киңкүләм һәм һәркем шөгыльләнә алырлык булырга тиеш дип саныйбыз, - дип өстәде Елена Шмелева.

Салым түләвен башка социаль "вычетлар" кебек үк тәртиптә рәсмиләштерергә мөмкин булачак, дип хәбәр ителә.

Фото: resbash.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: