+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
11 август 2021, 18:55

"Торатау"да - үзенчәлекле балалар

Башкортстанда мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Торатау» геопаркына экскурсияләр башланды.

10 августта үзенчәлекле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен беренче экскурсия булды.

Республиканың истәлекле урыннары буйлап экскурсия "Минем белән йөр» социаль акциясе кысаларында узды. «Нигездә, безнең карамактагылар Уфада уза торган вакыйгаларга йөри. ЮНЕСКО эшләре буенча комитет безне геопаркка экскурсиягә чакыргач, теләүчеләр шулкадәр күп булды, без экскурсияләр сериясен оештырырга карар иттек", - диде "Ломая барьеры" социаль технологияләр үзәге директоры, Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Алинә Хәбирова.

Бу җәһәттән республика Башлыгы Радий Хәбиров та социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

"Безнең «Торатау» геопаркына хәзер «үзенчәлекле» балалар йөри алуы бик шәп. Социаль технологияләр үзәге һәм республиканың ЮНЕСКО эшләре буенча комитеты мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти-әниләре өчен уникаль табигый объект буенча беренче экскурсия уздырдылар. Алар өчен Торатау тавына күтәрелү оештырдылар, геогидлар белән бергә шихан тарихы турында сөйләделәр һәм чәй эчтеләр. Әлеге социаль проектта катнашучылар күп, мондый акцияләрне даими рәвештә үткәрәчәкбез.

Экскурсиягә барырга теләүчеләр «Ломая барьеры» үзәгенең info@stereotipov.net, ЮНЕСКО эшләре буенча комитетның unescorb@yandex.ru электрон адресларына гариза җибәрә яки 8-917-741-8069 телефоны буенча шалтырата ала.

Шул ук вакытта, без «Торатау» геопаркын ЮНЕСКО геопаркларының глобаль челтәренә кертү буенча зур эш башкарабыз. Бу аның территориясен уңайлы һәм экологик тирәлек итү өчен кирәк".

"Торатау"да - үзенчәлекле балалар
"Торатау"да - үзенчәлекле балалар
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: