+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
12 август 2021, 13:15

Волонтерлар, алгы сызыкка!

Узган елның март аенда Нефтекамада «Безнең хәстәрлек» штабы оештырылды, ул өлкән яшьтәге, авыру гражданнарга ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә.

Волонтерлар, алгы сызыкка!
Волонтерлар, алгы сызыкка!
Узган елның март аенда Нефтекамада «Безнең хәстәрлек» штабы оештырылды, ул өлкән яшьтәге, авыру гражданнарга ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә.

Волонтерлар штабы аша өлкән кешеләр рецептлар буенча кирәкле дару чаралары, азык-төлек һәм беренче чиратта кирәк-яраклар сатып ала.

Штаб эшенең беренче көннәрендә үк мохтаҗларга азык-төлек һәм дарулар илтеп бирергә теләүчеләр күп булды. Штаб эшенә 12 волонтер җәлеп ителгән, 20се резервта.

20 октябрьдән бүгенге көнгә кадәр штаб волонтерлары тарафыннан 2271 заявка үтәлде. Нигездә, алар азык-төлек китерүдән гыйбарәт ( 469 гариза), рецепт буенча дарулар китерергә – 361 гариза, коронавирус белән авыручыларга бушлай дарулар китерүгә 1441 заявка алынган. Шулай ук алар көн саен авыруларга 30га якын дару җыелмасы илтә. Моннан тыш, көн саен 17.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр волонтерлар Нефтекама шәһәр дәваханәсенең мобиль бригадалары белән берлектә бистәләр буйлап чыга һәм халык белән ирекле вакциналау буенча аңлату эшләре алып бара.

Атна саен волонтерлар «Яшь гвардия» Бөтенрусия иҗтимагый оешмасының урындагы бүлекчәсе белән берлектә «Үз-үзеңне һәм якыннарыңны яклау" дигән профилактик акция уздыра, вакцинау кирәклеге турында мәгълүмати листовкалар тарата.

- Волонтерлар ярдәме элеккечә актуаль. Әлегә безнең күп кенә ярдәмчеләребез ялларда, кайберләре киеренке графиктан арыган һәм әлегә эштән читләшкән, шуңа күрә без элеккечә үк яңа волонтерларга ихтыяҗ кичерәбез. 18 яшьтән өлкән яңа дусларыбызга шат булачакбыз, - дип билгеләп үтте «Октава» төркеменең яшьләр белән эшләү буенча белгече Регина Мулланурова.

Волонтерлар отрядына кушылырга һәм мохтаҗларга ярдәм күрсәтүдә катнашырга, шулай ук 5-41-31 («Октава» ОК) һәм 4-10-96 («БлагоДать»АКБО) телефоннарына шалтыратып, азык-төлек һәм дарулар китерүгә заявка калдырырга мөмкин.

Фото: Нефтекама шәһәре хакимиятеннән.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: