+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
13 август 2021, 17:00

"Сугыш балалары"на акча түләнәчәк

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Сугыш чоры балалары» өчен бер мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүне билгеләде.

Тиешле указ хокукый мәгълүмат порталында 12 августта басылып чыкты.

Агымдагы елның август-сентябрь айларында балачаклары Бөек Ватан сугышы вакытында һәм ул тәмамлаганнан соң беренче елларда үткән, ягъни 1927 елның 22 июненнән алып 1945 елның 3 сентябренә кадәр туган гражданнар акча алачак. Түләү алу өчен тагын бер шарт - "сугыш балалары" Башкортстан территориясендә даими яшәргә тиеш.

Түләүләрне оештыру республиканың Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына йөкләнгән. Ведомствоның бу юнәлештәге эше төбәк Хөкүмәте тарафыннан контрольдә тотылачак.

Искәртеп узабыз, Башкортстан парламенты «Сугыш чоры балалары турында»гы законны 2021 елның мартында кабул итте. Ул гражданнарның әлеге категориясе аерым статус һәм өстәмә ярдәм чаралары: чираттан тыш медицина хезмәтләреннән файдалану һәм шифаханәләргә юллама алу хокукын күздә тота.

Фото: kp.ru

"Сугыш балалары"на акча түләнәчәк
"Сугыш балалары"на акча түләнәчәк
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: