+13 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
20 август 2021, 11:50

"Сугыш чоры баласы" түләүне ничек алала?

Быел ул 1 мең сум тәшкил итә. Ә киләсе елда?

"Сугыш чоры баласы" түләүне ничек алала?
"Сугыш чоры баласы" түләүне ничек алала?
«Сугыш чоры балалары»на түләүләр август-сентябрь айларында киләчәк, моның өчен гариза язарга кирәкми, дип хәбәр иттеләр республиканың Халыкка социаль ярдәм үзәгендә.

Искәртеп узабыз, агымдагы елның мартында республика территориясендә даими яшәүче һәм 1927 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәр туган сугыш чоры балалары турында закон чыккан иде.

Башкортстан Хөкүмәте карарына ярашлы таныклыклар бирү тәртибе билгеләнде һәм шушы таныклыклар нигезендә билгеле бер ташламаларга хокуклар (медицина хезмәтләрен чираттан тыш алу, шифаханә учреждениесенә юллама алу һәм бер тапкыр туләү) бирелде.

Республика Башлыгының 10 августта чыккан указы нигезендә бу акча 1000 сум күләмендә билгеләнде. Бу акчаларны гражданнар социаль түләүләр алган ысул белән алачак. Әгәр гражданнар Республиканың халыкка ярдәм үзәге аша социаль түләүләр алмаса да, Пенсия фонды аша пенсия ала икән, ул вакытта акча пенсия белән бергә почта бүлекчәсе аша түләнә. Бернинди документлар да кирәк түгел, беркая да барырга кирәкми. Сугыш чоры балалары барлык акчаларны өйдә, яки банк учреждениесе яисә почта аша алачак. Түләүләр август-сентябрь айларында килеп җитәчәк.

Билгеле булганча, бер тапкыр бирелә торган түләү ел саен башкарылачак. Быел түләү күләме 1000 сум тәшкил иткән, киләсе елга бу сумма артыр, мөгаен.

Нинди дә булса сәбәпләр аркасында түләү килмәсә, социаль ярдәм үзәгенә 8(347) 200-80-80 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта республикада 189,5 мең «сугыш чоры баласы» яши. Аларның 13 меңгә якыны бернинди ташламалардан яисә социаль ярдәм чараларыннан файдаланмый.

Фото: lenta.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: