+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
26 август 2021, 11:55

Эшләүчеләр алачакмы?

Пенсионерларга 10 мең сум түләү тәртибе турында билгеле булды.

Эшләүчеләр алачакмы?
Эшләүчеләр алачакмы?
- Бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен кая да булса мөрәҗәгать итәргә кирәкми, аны даими пенсия суммасы белән исәплиләр, - дип хәбәр ителә Русия Пенсия фонды идарәсе сайтында.

"Түләү 2021 елның сентябрендә Пенсия фондының булган мәгълүматлары нигезендә башкарылачак", - дип аныкладылар ведомствода.

Пенсия фондында пенсионерга башка түләүләр яки социаль ярдәм күрсәтү төрләрен алу хокукын билгеләгәндә, түләүләр исәпкә алынмаячагына игътибар иттеләр.

Бер тапкыр бирелә торган акчаны пенсия биргән тәртиптә күчерәчәкләр: акча банк картасына керә икән, пенсиядән тыш, тагын 10 мең сум акча күчереләчәк.

Акча эшләмәүчеләргә дә, эшләүчеләргә дә исәпләнә.

Искәртеп узабыз, элегрәк Русия Президенты Владимир Путин пенсионерларга бер тапкыр 10 мең сум күләмендә түләүләр билгеләргә тәкъдим иткән иде. Узган сишәмбедә ул тиешле указга кул куйды.

Фото: kp.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: