+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
28 август 2021, 11:28

Сентябрьдә пенсиягә чыгучылар алмый

Русия Президенты Владимир Путин ун мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча турындагы указга кул куйган иде. Аны кемнәр ала?

Сентябрьдә пенсиягә чыгучылар алмый
Сентябрьдә пенсиягә чыгучылар алмый


Ул 2021 елның 31 августына кадәр пенсия алучыларга түләнәчәк. Бу хакта "РИА Новости" агентлыгы Русия Пенсия фондының Белгород өлкәсе буенча бүлеге сайтында дөнья күргән хәбәргә сылтама белән хәбәр итә.

«Үзләренә тиешле сумманы алар сентябрьдә алачак», - диләр ведомствода.

Русия Пенсия фондында, кайбер очракларда акчаны соңрак та күчерергә мөмкиннәр, дип искәрттеләр.

Владимир Путин пенсионерларга өстәмә рәвештә бер тапкыр ун мең сум күләмендә акча бирү тәкъдиме белән чыккан иде. Аны 43 миллионга якын кеше алачак. Акчаны барлык пенсионерларга да (эшләүчеләренә дә, эшләмәүчеләренә дә) күчерәчәкләр. Шул ук вакытта, аны алу өчен бернинди гариза да кирәкми – барлык кәгазьләрне Пенсия фонды үзе әзерли.

Фото: "Кремлин.ру"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: