+24 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
31 август 2021, 11:20

Эшсез кеше булмаска тиеш!

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров үткәргән Президиум утырышында быел республикада эш белән мәшгуль халык санын тергезү буенча чаралар комплексы каралды.

Эшсез кеше булмаска тиеш!
Эшсез кеше булмаска тиеш!
Ул билгеләп үткәнчә, коронавирус инфекциясе таралу һәм аны чикләү чаралары кертү сәбәпле барлыкка килгән эшсезлек ситуациясе республикада акрынлап бетә бара.

«Хәзер республикада эшсезлек күрсәткечләре яхшыра, әмма хезмәт базарын тотрыкландыру мәсьәләсе актуаль булып кала бирә. Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча, агымдагы елның дүртенче кварталына халыкны эш белән тәэмин итү санын пандемиягә кадәр булган күрсәткечләргә җиткерергә кирәк», — дип ассызыклады Премьер-министр.

Премьер-министр урынбасары, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин мәгълүматларына ярашлы, чаралар комплексы 57,1 мең кешене эш белән тәэмин итүгә юнәлтелгән чараларны эченә ала. Алар арасында 42,9 мең кешене эш белән тәэмин итү, 7,7 мең кешенең мәшгульлеген саклау һәм 6,5 мең кешене вакытлыча эш белән тәэмин итү планлаштырыла.

Әлеге күрсәткечләргә ирешүгә ярдәм итәчәк чаралар арасында өстенлекле инвестицион проектларны гамәлгә ашыру кысаларында яңа эш урыннары булдыру, формаль булмаган мәшгульлекне рәсмиләштерү, эшсез гражданнар тарафыннан эш тәҗрибәсен алу, чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру һәм башкалар аталды.

Республика бюджетыннан чараларны финанслауның гомум күләме 458,1 миллион сум тәшкил итә.

Максим Забелин хәбәр иткәнчә, 2021 елның 1 июленә 910 эш бирүчедән 2049 гариза кергән, 5477 вакансия игълан ителгән.

Беренче яртыеллыкта гына да чаралар комплексы 131,5 мең кешене колачланган, 21,8 мең кеше эшкә урнаштырылган яки башка рәвештә мәшгульлеген саклаган. Гыйнвар-июнь айларында мәшгуль халык саны 38,8 мең кешегә артып, 1828,1 мең кеше тәшкил итте.

Фото: 27r.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: