+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
2 сентябрь 2021, 11:15

Пенсионерлар өчен яңа пособие кертелерме?

Дәүләт думасында бик яхшы тәкъдим белән чыкканнар.

Пенсионерлар өчен яңа пособие кертелерме?
Пенсионерлар өчен яңа пособие кертелерме?
Русия Дәүләт думасында тол калган пенсионерлар өчен мәрхүм иренең (хатынының) пенсиясенең 50 проценты күләмендә пособие кертергә тәкъдим итәләр. Аның белән депутат Иван Сухарев хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков исеменә мөрәҗәгать иткән.

Парламентарий билгеләп үткәнчә, тормыш иптәшен югалткан ялгыз пенсионер иңенә авыр психологик йөкләнеш кенә түгел, ә финанс мөмкинлекләре сизелерлек кимегәндә барлык көнкүреш проблемалары да ята.

"Гражданнарның әлеге категориясенә ярдәм итү максатында сездән тормыш юлдашын югалткан ялгыз пенсионерлар өчен өч ел дәвамында үлгән кешенең пенсиясенең 50 проценты күләмендә өстәмә пособие кертү мөмкинлеген карауны сорыйм", - диелә хатта.
 
Тормышка ашса, бик яхшы хәбәр бит!
 
Фото: news.myseldon.com

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: