+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
3 сентябрь 2021, 10:40

Пенсионерларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр гаризаларсыз күчерелә

Башкортстанның 1 миллионнан артык пенсионеры 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелүче түләү алачак.

Пенсионерларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр гаризаларсыз күчерелә
Пенсионерларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр гаризаларсыз күчерелә
Пенсия фондының Башкортстан буенча бүлеге сентябрьдә акча түләүне актив башкарачак, ягъни бер тапкыр түләнәсе гариза таләп ителми. Кредит оешмалары аша пенсия алучы пенсионерларга 2 сентябрьдә түләүләр керә башлады, ә почта элемтәсе хезмәтләреннән файдаланучы гражданнар пенсия алган көнне үк алачак.

"Бүгенге көннән башлап 10 мең сум күләмендә түләүләрне карталардан файдаланмаган пенсионерлар ала башлаячак. Ә 2 сентябрьдә дәүләт башлыгы тарафыннан игълан ителгән бер тапкыр түләнә торган акчаларны пенсионерлар карталарга алды. Акча иртә белән күчә башланды. Түләүләр системасы өлкән буын кешеләренә борчылмаска мөмкинлек бирде: бернинди гаризалар да юк кирәкми. Пенсионерлардан Иҗтимагый палата адресына түләүләрне алу белән бәйле сораулар килмәде, димәк, система бурычны үтәде дигән сүз. Бу халыкка беренче социаль ярдәм күрсәтү түгел, шундый ярдәм мәктәп укучыларының ата-аналарына һәм башкаларга күрсәтелде", - дип шәрехләде Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Лида Исаргакова.

"Русия Президенты йөкләмәсе буенча бер үк вакытта дистәләгән миллионлаган русиялеләргә бер тапкыр түләүне илтеп җиткерү - пенсия системасы өчен дә, дәүләт финанс органнары һәм банк системасы өчен дә имтихан ул. Бу түләүне кыска вакытта башкару өчен бухгалтерлык, оештыру эшенең зур күләмнәре кирәк. 10 мең сум - пенсиягә яхшы өстәмә, ыгы-зыгысыз тоталь социаль түләүләр - пандемиянең беренче елында гамәлдә иде инде, система эшләнгән, ә казнаның торышы пенсионерларга шундый ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә, аңлашыла ки, бу акчалар аны алучылар тарафыннан товарлар һәм хезмәтләр сатып алу аша ил икътисадына әйләнеп кайтачак", - дип билгеләде Башкортстан Иҗтимагый палатасы җитәкчесе Шамил Вәлиев.

Фото: op.bashkortostan.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: