+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
3 сентябрь 2021, 11:45

Тол калган пенсионерларга ярдәм булырмы?

Дәүләт думасында ЛДПР фракциясе әгъзасы Иван Сухарев тол калган пенсионерларга ярдәм итәргә, аларга вафат булган хатыны яки иренең пенсия суммасының 50 проценты күләмендә өч ел дәвамында түләнә торган өстәмә пособие булдырырга тәкъдим итте. Тиешле хат Русия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков исеменә юлланды.

Тол калган пенсионерларга ярдәм булырмы?
Тол калган пенсионерларга ярдәм булырмы?

Иван Сухарев сүзләренчә, хәзерге вакытта ирен яки хатынын югалткан ялгыз өлкән яшьтәге кеше иңнәренә авыр психологик йөкләнеш кенә салынмый, аның финанс мөмкинлекләре сизелерлек кими, көнкүреш проблемалары да арта. Бер ялгызы калгач, пенсионерның бүген ниндидер пенсияләр артуга, шулай ук, хатыны яки ире үлү сәбәпле, өстәмә түләүләр алырга исәп тоту мөмкинлеге юк, дип билгеләп үтте Дәүләт думасы депутаты.

Әлеге категория гражданнарга ярдәм итү максатларында Иван Сухарев Русия Хезмәт министрлыгына ирен яки хатынын югалткан ялгыз пенсионерлар өчен 50 процент күләмендә ай саен түләнә торган өстәмә пособие кертү мөмкинлеген карау тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Тәкъдимнәрне кабул итү ялгыз яшәүче пенсионерлар өчен шактый отышлы финанс ярдәме булырга мөмкин һәм аларга яңа яшәү шартларына җайлашырга ярдәм итәр иде, дип ассызыклый парламентарий.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: