+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
9 сентябрь 2021, 16:40

Социаль объектлар төзеләчәк

Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә мондый пост калдырган.

"Өлкән яшьтәге ялгыз һәм даими карауга һәм күзәтүгә мохтаҗ булган кешеләр өчен дәүләт учреждениеләре күп очракларда бик күптән төзелгән, биналар тузган. Мәсәлән, Благовещен интернаты 1936 елның октябрендә, нәкъ 85 ел элек, Гражданнар сугышы ветераннарының кечкенә йортыннан башлана.

Бу хәлне яхшырту өчен без социаль билгеләнештәге объектларны модернизацияләү буенча республика программасын төзедек һәм план нигезендә эшлибез. Федераль проектларда да катнашабыз.

Һәм безнең команданың җайга салынган эше нәтиҗәсендә соңгы 15 елда беренче тапкыр республика «Демография» гомумдәүләт проекты, «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында социаль учреждениеләр төзүгә 620,5 миллион сум акча алачак.

Беренче карлыгачлар - яңа корпуслар Уфада «Иминлек» Республика геронтология үзәгендә һәм Благовещен психоневрология интернатында барлыкка киләчәк.

Әлеге объектларга проект документациясе бар, ул расланган, 2022 елда эшне башлап җибәрәбез. Монда тукталып калмаячакбыз, алга таба да социаль объектларның матди-техник базасын яңартачакбыз, төзиячәкбез".

Фото: "БПИ" сайты

Социаль объектлар төзеләчәк
Социаль объектлар төзеләчәк
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: