+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
10 сентябрь 2021, 12:55

10 мең алдыгызмы әле?

Башкортстанда 1 миллионнан артык пенсионер 10 мең сумлык бер тапкыр бирелә торган түләүне алачак.  

10 мең алдыгызмы әле?
10 мең алдыгызмы әле?

Башкортстанда 1 миллионнан артык пенсионер 10 мең сумлык бер тапкыр бирелә торган түләүне алачак.

Түләү, бәяләр арту сәбәпле, пенсионерларның өстәмә чыгымнарын компенсацияли, ул кыш башланыр алдыннан ике сезон арасында аеруча актуаль.
Бер тапкыр бирелә торган түләүне Русиянең 42 миллионнан артык пенсионеры алачак. Шул исәптән — хәрби һәм эшләүче пенсионерлар.
Ил буенча пенсионерларга түләүләрнең гомум күләме якынча 500 миллиард сум тәшкил итәчәк. Русиядә пенсияләр алга таба да үсәчәк - 2022 елда алар инфляция дәрәҗәсеннән югарырак индексланачак.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: