+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
15 сентябрь 2021, 20:45

Уфада үсеш үзенчәлекләре булган балалар өчен сенсор бүлмә ачтылар

15 сентябрьдә Башкортстанның «ЭСКБ» компаниясе хәйрия акциясе сыйфатында "Журавушка" психология-педагогика, медицина һәм социаль ярдәм үзәгенә сенсор җиһазлар тапшырды, ул үсеш үзенчәлекләре булган балаларга уңай кәеф алырга, физик һәм социаль күнекмәләрне яхшыртырга, аралашырга, үз гәүдәңне тоярга ярдәм итәчәк, шулай ук ул хәрәкәт системасы проблемалары, ДЦПның җиңел формалары, гиперактивлык, борчу һәм агрессия күзәтелгән балаларны укыту процессында педагогларга ярдәмгә билгеләнгән.

Уфада үсеш үзенчәлекләре булган балалар өчен сенсор бүлмә ачтылар
Уфада үсеш үзенчәлекләре булган балалар өчен сенсор бүлмә ачтылар

Үзәкнең девизы - "Мине иң лаек булмаган вакытта ярат, чөнки ул вакытта мин мәхәббәткә барыннан да күбрәк мохтаҗ".

Ул 1997 елда Уфа шәһәре хакимияте тарафыннан балалар җинаятьчелеген профилактикалау һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү өчен оештырыла.

Ачу тантанасында «ЭСКБ» җәмгыяте генеральный директоры Алексей Травкин, 7нче чакырылыш Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев катнаштылар.

Павел Качкаев үзәккә ихтыяҗ булуын, аның инде 24 ел эшләвен билгеләп үтте.

- Шунысы куанычлы, "ЭСКБ" җәмгыяте үзәккә, аерым алганда, шәһәргә дә үсеп килүче буын, балалар турында кайгырту өчен шундый ярдәм күрсәтте, чөнки, кызганычка каршы, мондый ярдәм кирәк булган балалар саны арта, ә шәһәр бюджеты чиксез түгел, башка социаль проектлар да бар. Шуңа күрә мондый ярдәм хуплана гына, - диде ул.

Алексей Травкин бу проектка ярдәм итү сәбәпләре турындагы сорауга: "Бу бердәнбер проект түгел, бездә ел саен раслана торган хәйриячелек программасы бар. Без шушы сенсор бүлмәләрне 2019 елда - икене, 2021 елда дүртне ачтык", - диде.

Фото: Уфа шәһәре хакимияте сайтыннан.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: