+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
15 сентябрь 2021, 21:45

Уфада уникаль нейростудия ачылды

Уфаның Октябрь районында "Яраткан бала" абилитация үзәге базасында "Баланс здоровья" нейростудиясе ачылды. Бу - "Үзенчәлекле балалар" хәйрия фондының яңа проекты.

Уфада уникаль нейростудия ачылды
Уфада уникаль нейростудия ачылды

Нейростудия үзәге "Башнефть" акционерлар нефть компаниясе ярдәмендә барлыкка килде. Тантанада җәмәгать эшлеклесе, “Бәхет территориясе” попечительләр советы рәисе Каринэ Хәбирова, Дәүләт җыелышы-Корылтай вице-спикеры Эльвира Аеткулова, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова, сәламәтлек саклау министры урынбасары Игорь Засядкин, “Башнефть”нең власть органнары белән хезмәттәшлек итү департаментының власть органнары белән элемтә директоры Рушан Сәитов катнашты.

- Абилитацияне кертү проблемасы республикада гына түгел, ул бөтен Русия буенча бара. Башкортстанда аңа игътибар бирелүе мөһим. Сәламәтлек саклау министрлыгы бездә бу юнәлешне үстерергә һәм гомум медицинага кертергә мөмкинлек бирә, - дип билгеләп үтте сәламләү сүзендә Каринэ Хәбирова. - “Яраткан бала" үзәге мисалында һәр поликлиникага, һәр районга трансляцияләнергә мөмкин булган абилитация хезмәте системасын күрергә була. Монда барыбызга да бергә эшләргә кирәк, ярдәм күрсәтү системасы үсешенең һәр этабында катнашучылар ярдәменнән башка алга китеш булмаячак.

Эльвира Аеткулова билгеләп үткәнчә, балалар өчен абилитация уздыру өлешендә закон чыгару кыры да бар, чөнки "абилитация" төшенчәсе мотлак медицина страховкасына керми.

"Эш шунда ки, сәламәтлек саклау системасына поликлиникалар, дәүләт медицина учреждениеләре исемлегенә кертү проблемалы, - дип билгеләде Эльвира Аеткулова. - Шуңа күрә монда закон чыгару планында республика дәрәҗәсендә дә, федераль дәрәҗәдә дә эшләү зарур, чөнки абилитация бик кирәк. Мисал өчен, биредә "Яраткан бала" үзәгендә чират гыйнварга кадәр.

Фото: Уфа шәһәре хакимияте

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: