+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
21 сентябрь 2021, 11:47

Социаль предприятиеләр саны арткан

Әлеге күрсәткеч буенча без илдә алдынгылар исәбендә.

Социаль предприятиеләр саны арткан
Социаль предприятиеләр саны арткан

20 сентябрьдә Башкортстан Хөкүмәте утырышында Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә социаль эшкуарлар реестрына кертелгән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына дәүләт ярдәме мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

- Социаль эшкуарлык иҗтимагый бурычларның киң спектрын хәл итә. Бүген төбәкнең социаль предприятиеләре сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен эш урыннары булдыру, махсуслаштырылган хезмәтләр күрсәтү һәм кирәкле товарлар җитештерү, тернәкләндерү һәм өстәмә белем алу буенча дәресләр үткәрү, иҗатка һәм башка юнәлешләргә җәлеп итүне гамәлгә ашыра. Социаль эшкуарлыкка ярдәм итү - Башкортстан Хөкүмәте эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе, - дип ассызыклады республика Премьер-министры.

Хәзерге вакытта Башкортстанның социаль эшкуарлар реестрына кече һәм урта эшкуарлыкның 316 субъекты керде. Бу шушы елга планлаштырылган күрсәткечтән 7 процентка артыграк һәм, узган елдагыга караганда, 123 предприятиегә күбрәк.

- Реестрга кертелгән социаль предприятиеләр саны буенча Башкортстан Республикасы Русия Федерациясе субъектлары арасында 2нче урында тора. Иң күп социаль предприятиеләре булган муниципаль берәмлекләрнең беренче бишлегенә Уфа, Күмертау, Бәләбәй, Нефтекама һәм Сибай керә, - дип хәбәр итте республиканың Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: