Тыл хезмәтчәннәре, сугыш елы балаларына карата игътибар елдан-ел арта бара. Аларның бай тормыш тәҗрибәсен өйрәнәбез, сөйләгәннәрен язып алырга яки видеога төшереп калырга тырышабыз. Иҗади эшләребезне “Интернет” челтәрендә урнаштырабыз, вакытлы матбугатта бастырабыз. Ул истәлекләрне без бик кадерләп, ышанычлы урыннарда саклыйбыз.
Вак-төяк эшләремне читкә куеп, бүген мин 93 яшьлек хезмәт ветераны Наҗия Шәйхелислам кызы Мәһәдиева белән сөйләшеп утырам. Ул миңа үзенең Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән балачагы, тормыш юлы турында сөйли.
Әтисе Шәйхелислам Закир улы Бәширов Стәрлетамак районының Аллагуат авылында крестьян гаиләсендә туа. Октябрь революциясеннән соң башланып киткән Гражданнар сугышында катнаша, кызылгвардиячеләрнең отряд командиры була. 1928 елда Аллагуат авылыннан биш гаилә Куергазы җирләренә килеп, өр-яңа тормыш корып җибәрә. Менә шул вакыттан алып Шәбагыш авылы тарихы башлана. Күченеп килүчеләр арасында иң белемлесе Шәйхелислам Бәширов була, шуңа күрә аңарга бик җаваплы эшне ышанып тапшыралар: укытучы итеп билгелиләр. Бәләкәй генә йортта балалар укыту ул вакытта бик җиңел булмагандыр. Уку әсбаплары җитешми, методик кулланмалар, мәктәп җиһазлары юк. Шәбагыш укучыларының иң беренче укытучысы кем булгандыр, төгәл әйтә алмыйбыз. Шәйхелислам Закир улына да бу изге эшне башлап йөрергә туры килә. 1934 елда яңа мәктәп йорты салына. Анда Благовар районыннан килгән укытучы Хөрмәт Шатов балаларга белем бирә. Партия кушуы буенча, Шәйхелислам Закир улы, гаиләсе белән яшәп, Мораптал һәм Зәк-Ишмәт авыллары мәктәпләрендә эшли. Гражданнар сугышы елларында отряд командиры булуын искә алып, аны хәрби комиссариатка чакырталар. Җәйге каникул вакытларында ул Кызыл Армиягә алынучы яшь солдатларны хәрби тормышка әзерли: алар белән төрле күнекмәләр үткәрә. Бөек Ватан сугышы башланганчы Бәшировлар гаиләсе бик матур тормышта яшәп кала. Шәйхелислам Бәширов 1941 елның 27 августында фронтка китә. 1942 елның җәй айларында аның һәлак булуы турында “кара кәгазь” килә. Ул берничә иптәше белән разведкадан әйләнеп кайта алмый. Аның сугышчан юлы, нинди шартларда һәлак булуы турында мәгълүмат әлегә табылмаган.
Наҗия Шәйхелислам кызының истәлекләрен тыңлыйм. Аның хәтере яхшы әле. Туган илебез, халкыбыз язмышы хәл ителгән елларда, зур сынаулар вакытында ниләр кичергәннәрен, күргәннәрен ашыкмый гына аермачык итеп сөйли. Наҗия әбинең истәлекләре, уй-фикерләре безнең өчен зур дәрес, олы сабак.
“Әтиләрнең сугышка киткәнен яхшы хәтерлим. Алар ике арбага төялешеп, җиде кеше киттеләр. Без капка төбендә елашып басып калдык. Сугыш вакытында авырлыклар күреп яшәдек. Әти сугышка алынганда алты бала идек. Әнием йөкле булып калды. Шушы балаларны аякка бастырдык. Мин иң өлкәне идем. Бөтен авырлык, бөтен эш әни белән икебезнең җилкәгә төште. Тәүге елны ашау әйбәт, өстебез бөтен булды, аннары өзлегә башладык. Ашарга азайды, әйберләрне сатарга туры килде. Туганнарым берсеннән-берсе бәләкәй, аларны үстерергә кирәк. Әни белән икәүләп эшкә йөрдек. Умарталар бар иде – аларны саттык. Табак-савытларны онга алыштырдык. Эшкә иртән китәбез, кич кайтабыз. Бәләкәй генә балаларны әни белән ияртеп йөрдек. Аларны утауга алып бара идек. Эшләгән өчен паёк – 50 грамм солы оны бирәләр. Аны иләсәң, оны да калмый: кибәк кенә була. Балалар зурая, аякка баса башладылар. Озакламый ашарга бөтенләй бетте. Яз җитеп, җир ачылгач, басуда колхозның көздән калган черек бәрәңгеләрен җыябыз. Шуларны өйгә алып кайтып, юып, уып, нәрсә телибез, шуны әзерли идек. Я җәймә, я мичкә салып икмәк пешердек. Балтырган, ат кузгалагы, урман борчагы, кычыткан ашадык. Сугыш елларында ашаган үләннәр мине шушы яшькә кадәр яшәткәндер инде. Шундый авырлыклар күреп тә, Ходай гомерне биргәч бирә икән. Өсләребездә киемнәр тузып бетте. Киндер эрли идек. Әни белән алмашлап палас, ашъяулыклар суктык. Фридрих, Равил энеләремә киндер эрләп, сугып, ыштан белән күлмәкләр тегеп кидердек. Үзебез дә кигәнбездер инде. Юк вакыт иде шул.
Унөч-ундүрт яшьләремдә печән чаба, урак ура башладым. Уракны атлап бүлеп бирәләр иде. Арыш өлгерсә, бармаклар киселеп беткән вакытлар булды. Аны утап чыгарга кирәк. Тәүдәрәк әни урды. Мин көлтәсен бәйләп, кырлыкка сала торган идем. Әнә шулай бәләкәйдән эшләп үстем: эштән курыкмыйм. Мин әле дә көчлемен. Иген, он салынган авыр капчыкларны күтәреп, әрҗәләргә бушата идем. Соңгы елларда гына көчем, хәлем бетә башлады. Сугыш вакытында күп авырлыклар күрдек инде.
Унбиш яшем тулгач, тракторчыларга аш пешерергә куйдылар. Елый-елый эшкә бара идем. Күңелем тартмаса да, кушылганны үтәргә туры килә. Яз җитү белән ачык җирләргә будкалар чыгарып утырталар. Тракторлар шунда була. Кола яланда колхозчыларга ашарга әзерләдем. Өч таганга казан утыртыла. Шул бер казанда аш та пешерә, чәй дә кайната идем. Яланда эшләүчеләргә, табак-савытларны күтәреп, җәяүләп чиләк белән аш ташып ашаттым. Аралар ерак. Кемдер җир сөрә, кемдер иген ура. Шул вакытлар еш искә төшә, барысы да хәтеремдә. Кызларның җырлый-җырлый җилгәргеч әйләндергәннәре ишетелә. Мин яланда ятам. Ялгызыма күңелсез, шуңа күрә еш еладым. Сугыштан яраланып кайткан Хәсән абый бригадир булып эшли башлады. Ел саен ул мине ашарга әзерләргә сорап алды. Бармас идем, читкә җибәрәләр. Читкә эшкә китүдән курыктым мин. Өч ел аш пешердем, аннары кайда кушалар, шунда эшләдем. Кыш җитсә, Ыргызлыга урман кисәргә җибәрәләр иде. Аякларда чабата, аларга олтырак салам. Биек тау башларында карагайлар үсеп утыра. Алар шундый юаннар: ике кешенең колачы җитми. Ике метрлы пычкы белән көн буена бер агач аудара идек. Шуннан кайтып, колхозда эшләдек: үгез җигеп сабан сөрдек, бәрәңге чәчтек, печән чаптык...
1943 елның көзендә Рәшит абыемны Кызыл Армиягә алдылар. Аллаһка шөкер, әлеге көндә дә исән-сау әле ул. Декабрь аенда аңа 95 яшь тула. Абыем киткәч, бөтен авырлык минем өскә төште. Һәрвакыт шәл бәйләдем. Ул шәлләрне Ермолаево авылына барып саттым. Акчасына бер чиләк тирәсе бәрәңге алып кайта идем. Күп алып булмый: җәяүләп кайтырга кирәк бит. Шул бәрәңге белән яшәп килдек. Биш балага телемләп кенә салабыз. Һәрберебезгә берәр телем эләгә. Шул бәрәңге белән генә туймыйсың инде: кабыгын да ашап куя идек.
1949 елда кияүгә чыктым. Булачак тормыш иптәшем Хатыйп Фатыйх улы Мәһәдиев Бөек Ватан сугышында катнашкан. Күгәрчен районыннан яңа төзелә башлаган Күмертау шәһәренә эшкә килгән иде. Ул бик әйбәт булды, эчмәде. Бәхетле, матур тормышта яшәдек. Алты бала тәрбияләп үстердек. Әлеге көндә балаларымның өчесе исән-сау.
Шушы яшькә җитеп матур итеп яшим, пенсиям вакытында килә. Балаларым, оныкларым ярдәм итәләр. Туганнарым хәлемне белеп тора. Ходай күпме гомер бирер тагын, белмим. Саулык, сәламәтлек бирсен...
Шәбагыш авылы белән бер яшьтә мин: 1928 елда туганмын. Авыл халкы һәрвакыт тырыш, уңган булды. Бөтен авырлыкны, ачлыкны, юклыкны бердәм, дус-тату булганга күрә, ил өстенә төшкән сынау итеп, лаеклы үткәрә алганбыздыр. Авылдашлар бертуганнар кебек яшәдек. Сугыш елларында да колхоз алдынгылыкны бирмәде. “Күмертау” совхозы итеп үзгәртелгәч, хәтта миллионер хуҗалык булды. Яшьләр арасында да хәзер эчкечелек бик сизелми. Алар гаилә корып, балалар үстереп, дәртләнеп дөнья көтә.
Авыл хакимияте, мәктәп коллективы төрле бәйрәмнәргә чакырып зурлыйлар, бүләкләрен, күчтәнәчләрен бирәләр. Аллаһка шөкер, әнә шулай үземчә тыныч кына дөнья көтәм”.
Илшат Нәҗмиев.
Куергазы районы,
Шәбагыш авылы.