+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
1 октябрь 2021, 09:35

Гасырның иң яхшы уйлап табучылары - Башкортстан вәкилләре

Мәскәүдә 29-30 сентябрьдә “Интеллектуаль милек экосистемасын формалаштыру” исеме астында “Роспатент”ның 25нче юбилей Халыкара конференциясе үтте. Анда катнашкан Башкорт дәүләт университеты галимнәре һәм “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводы җитәкчеләре мәртәбәле бүләккә лаек булдылар.

Гасырның иң яхшы уйлап табучылары - Башкортстан вәкилләре
Гасырның иң яхшы уйлап табучылары - Башкортстан вәкилләре

Оештырылуына 66 ел тулган бу дөньякүләм абруйлы оешма Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт буларак билгеле. “Роспатент” җитәкчесе Григорий Ивлиев рәислегендәге пленар утырыш барышында Русиянең 21нче гасырда иң яхшы уйлап табучылары игълан ителде. Патент яулаучыларга тантаналы шартларда “Роспатент” дипломнары тапшырылды.

Яңа гасырның тәүге ике унъеллыгы йомгаклары буенча танылган иң яхшы 10 уйлап табучы иҗади-интеллектуаль коллективлар арасында Башкортстан Республикасы вәкилләре дә бар иде. Башкорт дәүләт университеты галимнәре Вадим Захаров, Марина Базунова, Елена Кулич, Айнур Садретдинов һәм Октябрьский шәһәренең “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводы” җәмгыятеннән Раил Фәхретдинов белән Линар Галиев “Икенчел полипропилен нигезендә биологик таралучы полимер композиция материалы” номинациясендә иң яхшы уйлап табу авторлары сыйфатында танылдылар.

Тәкъдим ителгән фәнни ачышларны бәһаләү һәм сайлап алу, алар өчен тавыш бирү онлайн-форматта быел 29 апрельдән 1 июньгә кадәр барды. Патент алган барлыгы 138 уйлап табу материалы тәкъдим ителгән. Алар Русиянең әйдәүче университетлары, инновация лабораторияләре, шулай ук алдынгы фәнни-тикшеренү үзәкләре галимнәренең перспективалы эшләнмәләре буларак билгеле.

Тавыш бирүдә илнең ике дистәдән артык шәһәреннән 17 меңнән артык галим, эксперт, патентчы һәм уйлап табучы катнашты.

Дәрәҗәле бүләккә лаек булган иң яхшы уйлап табучылар исемлегендә дөньякүләм билгеле кардиохирург Лео Бокерия кебек табиблар да бар. Шундый кешеләр белән беррәттән Башкортстан уйлап табучылары да югары баскычка күтәрелеп, һөнәри уңышларын Русия күләмендә танытты.

Фәнүр Гыйльманов.

Фото: “Роспатент” сайтыннан.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: