-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
1 октябрь 2021, 10:10

Мин яратам сине, тормыш!

Бүген, Халыкара өлкәннәр көнендә, Уфада өлкән буын кешеләренең "Мин яратам сине, тормыш!» республика фестиваленең Гала-концерты була.

Мин яратам сине, тормыш!
Мин яратам сине, тормыш!
Концерт «Торатау» Конгресс-холлында тамашачыларсыз, чыгыш ясаучылар өчен барлык эпидемиологик чараларны үтәп узачак. Ул бүген 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр БСТ телеканалында трансляцияләнәчәк.

Туры эфир вакытында экранның түбән уң почмагында куаркод урнаштырылачак. Аңа телефон камерасын туры китергәндә "ВКонтакте"да концерт трансляциясенә күчәргә мөмкин. Бу пост астында үз фикерләреңне, өлкәннәр көне белән котлауларны, артистларга рәхмәт сүзләрен калдырырга була. Барлык котлаулар да БСТ экранында концерт вакытында трансляцияләнәчәк.

Үткән еллардагы кебек үк, фестиваль зона принцибы буенча оештырылган. Быел апрель-май айларында барлыгы 7 зона этабы үткәрелде. Алар да, узган елдагы кебек, читтән торып үткәрелгән.

10нчы юбилей конкурс-фестивалендә Башкортстанның 61 муниципаль районыннан 2200 үзешчән артист катнашты. Конкурс программасы кысаларында 350дән артык иҗади номер тәкъдим ителде. Жюри карары буенча фестивальдә 69 иҗади номер җиңүче дип табылды.

фото: bashinform.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: